Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим урамнарыннан бала арбалары парады узды (ФОТОЛАР)

Мөслим урамында бала арбасы тартып йөрүче әниләрне күреп, күңел сөенә. Бүген кич Пушкин урамындагы фонтан янына аларның бик күбесе җыелган иде.

"Мизгел" яшьләр үзәге үткәргән үзенчәлекле бәйге - бала арбалары парадын тамаша кылырга килүче яшь әниләр һәм өлкәннәр күп булса да, конкурста көч сынашырга теләүче гаиләләр өчәү генә иде. Алар бала арбаларын бизәүгә иҗади якын килгән, бер-берсен кабатламаган. Иң креатив арба хуҗалары дип Ногмановлар гаиләсе табылды. Нургалиевлар - икенче, Хәбировлар өченче урынга лаек булды. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә балалар төрле уен-бәйгеләрдә катнашты, батутта сикерде, баллы мамык ашап кинәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X