Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә канализация челтәре ясала

Узган ел Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконстукция ясалды. Моның өчен "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән дәүләттән 13 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген чистарту корылмаларында ремонтның икенче этабы бара. Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконструкция үткәрү экологик яктан зур әһәмияткә ия....

Узган ел Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконстукция ясалды. Моның өчен "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән дәүләттән 13 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген чистарту корылмаларында ремонтның икенче этабы бара.

Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконструкция үткәрү экологик яктан зур әһәмияткә ия. Чөнки моңа кадәр чистарту корылмаларының көче җитмәү сәбәпле Мөслимнең юынтык сулары җиргә түгелә иде. Нәтиҗәдә халык телендә "сасы күл" дип йөртелүче сулык барлыкка килде. Пычрак су, җиргә сеңеп, халык куллана торган эчәр су катламына эләксә, нәтиҗәләр бик аяныч булырга мөмкин. Кичен яңа микрорайонга таралучы ис тә шушы күлдән килә, ди белгечләр.

Узган ел, биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконструкция ясалып, биредә су агызу станциясе эшләнде. Ул җиргә кертеп эшләнгән 50 куб/метрлы ике сыешлыктан (чаннан) гыйбарәт. (Канализация сулары шунда бушатыла.) Моннан тыш чистарту корылмаларының эченә биш чан урнаштырылды. Әлеге чаннарда канализация суын микроорганизмнар чистарта. Биологик чистарту корылмалары эчендәге чаннарда су күләме кими башласа, анда тыштагы сыешлыклардан су җибәрелә. Шул рәвешле чистарту корылмаларының бер линиясе тәүлегенә 250-300 куб/метр су чистартырга сәләтле.

Бүген чистарту корылмаларында ремонтның икенче этабы башланды. Ремонтның икенче этабын башкару өчен хөкүмәтебез тарафыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелде. Эшкә старт биреп, шушы атнада биш чан кайтартылды. Әлеге чаннар биологик чистарту корылмаларына урнаштырылды. Бу, чистарту корылмаларына тулы куәтенә эшләп, тәүлегенә 500-600 куб/метр юынтык суларын чистарту мөмкинлеген бирәчәк.

Реконструкциягә кадәр, чистарту корылмаларына 275 куб/метр канализация суы килеп, тәүлегенә шуның 70 куб/метры гына чистартыла иде. Корылманың җитештерүчәнлеге түбән булуын белгечләр чаннар кечкенә булу белән аңлата. Ремонтның беренче этабында чаннарны алыштыру һәм су түгү станциясе ясау җитештерүчәнлекне арттырды. Икенче линиягә ремонт ясау җитештерүчәнлекне тагын да күтәрергә һәм моннан тыш район үзәгендәге күпфатирлы йортларны һәм оешмаларны да канализация челтәренә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу юнәлештә бик күләмле эш алып барыла. XXI гасырда яшәвебезгә карамастан, Мөслимдәге күпфатирлы йортларның күбесе (хәтта соңгы елларда төзелгәннәре дә!) һәм учреждениеләр барысы да диярлек канализация челтәренә тоташмаган. Район үзәгендәге күпфатирлы йортларның һәм оешма-предприятиеләрнең юынтык суларын махсус машиналар ярдәмендә суыртыла. Киләчәктә район үзәгендәге оешма-предприятиеләрне дә канализация челтәренә тоташтыру күздә тотыла. Бүген Кооператив, Пушкин һәм Колхоз урамнарындагы күпфатирлы йортларны үзәк канализация челтәренә тоташтыру буенча эш бара. Кооператив урамының "Ләззәт" кибете ягында, Пушкин урамындагы яңа йортлар, Колхоз урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында канализация-насос станцияләре ясалачак. Күпфатирлы йортлардан килгән шакшы су шунда җыелачак һәм чистарту корылмаларына кудырылачак. Бары Тукай урамындагы 33, 56, 58, 60 нчы һәм Банк урамындагы йортлардан гына канализация суын ассенизация машиналары суыртачак. Калган йортлар барысы да канализация челтәренә тоташтырыла, дип ышандыра "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хафизов. Бу торак-коммуналь хуҗалыкның ассенизация машиналарына бәйле чыгымнарын да киметәчәк.

Шулай да биологик чистарту корылмаларында реконструкция үткәрү, аларның тулы куәтенә эшләве һәм район үзәгендә канализация челтәре булдыру халык, җирлек өчен экологик яктан әһәмиятле. Әйткәнемчә, чистарту корылмаларының көче җитмәү сәбәпле һәм ассенизация машиналарын тоткарламас өчен, юынтык суларның бер өлеше сыек көнкүреш калдыклары полигонына - җиргә түгелә иде. Элеккеге чүплек янында барлыкка килгән әлеге күлгә бүген рекультивация ясау планлаштырыла.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев