Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә десантчыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгенә десантчы райондашларыбыз җыелды. Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан алар хөрмәтенә үзәк белгечләре, район мәдәният йорты үезшчәннәре, "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов белән берлектә бәйрәм тамашасы әзерләгән иде.

Бүген Мөслимдә 50дән артык десантчы яши дип исәпләнән. Араларында яшьләр күп. Бәйрәмгә килгән райондашларыбыз район һәм республика җитәкчелегенең котлауларын кабул итте, солдат тормышы хатирәләрен барлады, сугышчан һәм хезмәтданы мемориаль комплексына венок салды.

Десантчы элек-электән мактаулы кеше дип саналган. Чөнки сугыш башланса да, яу кырында бәрелешләр булса да, беренче десантчыларны кертәләр. Бу төр хезмәтне башкаручылар үзләре дә кыюлыгы, физик сәламәтлеге ягыннан иң көчлеләре.

Бәйрәмегез күңелле узсын, дип телибез. Сезнең үрнәктә үсеп килхче егетләребез дә армия тормшыннан куркып, качып йөрмәсен, киресенчә, солдат булырга омтылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама