Мөслимдә бүген өмә үтте
Өмәдә 3 меңнән артык кеше катнашты.
Бүген Мөслимдә гомумхалык өмәсе оештырылды. Мөслимнең иске һәм яңа зиаратларында, “Кояшлы Ык” ял зонасында һәм үзәк өлештә өмәләр узды. Өмәләрдә өч дистәгә якын оешма-предприятие, үзәктә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары, өч меңнән артык кеше катнашты. Яңа зиарат территориясендә оешма-предприятиеләр чистарту эшләрен башкардылар. Ә иске зиарат территориясендә район ветераннар Советы һәм иҗтимагый совет вәкилләре, өлкәннәр, аграр көллият укучылары эшләде. Барлыгы ике дистәгә якын техника кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев