Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бәйле тантаналы чаралар узды (Фоторепортаж)

1945нче елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парады үткәрелгән. Истәлекле дата уңаеннан бүген Мөслимдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бәйле тантаналы чаралар узды.

Реконструкцияләнгән “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексы кунаклар каршы алды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин һәм районыбызның хөрмәтле шәхесләре сәламләде. Батырларның якты истәлегенә чәчәкләр салынгач, район залп яңгырады. Сугыштан исән-сау кайтып, арабыздан киткән якташларыбызның исемлеге урнаштырылган дивар ачылды. Мемориаль комплексны реконструкцияләүдә матди ярдәм күрсәткән якташларыбызга рәхмәт сүзләре яңгырады. 
“Батырлар йорты” музее да ишекләрен ачты. Биредә хәрби экспонатлар, сугышчан экспозицияләр урын алган. Россия эзтабарлар хәрәкәтенең Бөгелмәдән килгән вәкилләре хәрби табылдыклар күргәзмәсен тәкъдим итте. 
Бәйрәм чаралары “Мөслим йөрәге” скверында дәвам итте. Авыл хезмәтчәннәренә ТАССРның 100еллыгы уңаеннан истәлек билгеләре тапшырылды. Район үзешчәннәре концерт программасын тәкъдим итте.
Светлана Фазылова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев