Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим синоптиклары

Бөтендөнья метеорология көне.

Урамга чыгар алдыннан һава торышы белән кызыксынмаган кеше юктыр ул. Берәүләр тыштагы термометрны җентекләп караса, икенчеләр радио, телевизор кабыза, телевизор экраныннан “йөгергән юл”дан һава температурасын күрсәтүләрен көтә. Башкалар кәрәзле телефоннан “Муслюмово погода рп 5ру” сылтамасын җыя. Әлеге сайтта безнең җирлекнең һава торышы күрсәтелә.

– “Мөслимдәге һава торышы” дип язуга, әллә никадәр мәгълүмат килеп чыга. Аның бөтенесе дә дөрескә туры килеп бетми. Берсенең фаразларына ышансаң, бүген менә чатнама суык булырга тиеш иде. Күреп торасыз: тышта матур яз. Менә “5ру” да ялганламыйлар, җитәкчеләре бик гаделдер, күрәсең, – дигән иде бер абзый. 
Район метеостанциясе һава торышы турындагы мәгълүматларны нәкъ менә шул адреска урнаштыра. Мәгълүматлар күктән алынмый. Метеостанция хезмәткәрләре атмосфера басымын, һава дымлылыгын, басулардагы кар катламының биеклеген, тыгызлыгын тикшергәч кенә алдагы көннәргә фараз төзи. Мөслим метеостанциясендә 6 кеше эшли. Җитәкче Лариса Сабирова, техник-метеорологлар Нурания Нәҗмиева, Нәзилә Сибаева, Әнисә Садыйкова, өлкән техник-метеоролог Гүзәлия Сәхбиева тәүлек дәвамында һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтә. 
– Температура, дымлылык, җилнең юнәлешен һәм тизлеген, яңгырны үлчәүче датчиклар урнаштырылган автоматик метеорологик комплекстан файдаланабыз. Метеостанциядә шулай ук радиация дә үлчәнә, атмосферадагы радиоактив матдәләр билгеләнә. Февраль аенда уртача һава температурасы 8,7 градус салкынлыкны тәшкил итте, нормадан салкынрак булган көннәр икәү генә булды. Болар – 5,6 февраль көннәре. Февраль ае нормадан 4,2 градуска җылырак иде. Һава торышы сәламәтлеге үзгәрешләргә сизгер кешеләргә бик авыр булды. Тайгак юлдан йөрүчеләр дә җәфаланды. Кыскасы, кышның соңгы ае “характерын” күрсәтеп калды, – ди Лариса Сабирова. 
Метеохезмәткәрләр мәгълүматларны республиканың Гидрометеорология һәм әй-ләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсенә җибәрә. Идарә хезмәткәрләре әлеге күрсәткечләр нигезендә һава торышын анализлый һәм булырга мөмкин куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә. 
– Метеорологлар башкарган эш бик мөһим. Чөнки көндәлек тормышыбызны аларның фаразларыннан, кисәтүләреннән башка алып бару бик авыр булыр иде. Район хакимияте булсынмы, коммуналь хезмәтме, юлчылармы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреме – һава торышы турында фаразлар һәр тармак өчен әһәмиятле. Мин үзем бик күп еллар һава торышын дәфтәремә теркәп барам. Дәфтәрне ачкан саен фәлән ел элек булган җәйләргә-язларга кабат әйләнеп кайткандай булам. Районыбыз синоптикларының фаразлары бик еш дөреслеккә туры килә, – ди Үрәзмәт авылында гомер итүче халык синоптигы Хәсән Вәлиев. 
Җирлегебездә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өчен агрометеорологик күзәтүләр дә алып барыла. Авыл хуҗалыгы культураларының үсеше, туфракның дымлылыгы турындагы мәгълүматларны техник-агрометеоролог Фагыйлә Минһаҗева туплый. 
– Кышкы чорда кар катламының биеклеге генә түгел, туфракның туңу тирәнлеге дә, уҗымнарның ничек кышлавы да бик мөһим. Боларның барысын да күзәтәбез. Корылык, салкын җилләр, кырау төшү, һава парлану кебек күренешләр авыл хуҗалыгы өчен куркыныч шартлар булып санала. Болар хакындагы мәгълүматларны туплау өчен аеруча зур төгәллек таләп ителә. Хезмәткәрләребез – үз эшләренең осталары, һөнәрләренең бөтен нечкәлекләрен белеп хезмәт куялар. Һава торышы бозылу турында кисәтү, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү – безнең төп бурычыбыз, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Лариса Сабирова. 
Календарь яз кышкы һава торышы, җәяүле бураннар белән башланды. Мартның беренче декадасында 6 мм урынына 15 мм явым-төшем булган! Басулардагы кар биеклеге 57 сантиметрга җитте. Ә норма буенча ул 20 см гына булырга тиеш. Төнлә салкыннар дәвам итә әле. Шулай булгач, көннәр ныклап җылыну бик тиз генә булмас, дип фаразлый синоптиклар. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X