Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим-Сарман иҗади дуслыгы (ФОТО+ВИДЕО)

26 июль көнне Сарман районы үзешчәннәре Мөслим районының Олы Чакмак авылында сәхнә тотты.

Соңгы елларда авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, уңайлыклар тудыру юнәлешендә күп эшләнә. Социаль объектлар – мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзекләндерелә. Мөслимнең Олы Чакмак авылы мәдәният йортында капиталь ремонт узган ел “Мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт” республика программасы буенча ясалды. Биредә ишек-тәрәзәләр, идән-түшәм алыштырылды, җылылык һәм электр челтәрләре яңартылды, су кертелде, канализация системасы эшләнде. Яңартылган бина бүген күпфункцияле үзәк ролен үти. ФАП, почта бүлеге, китапханә һәм авыл җирлеге советы да мәдәният йорты бинасында хезмәт күрсәтә. Милли проектлар нигезендә Мөслим районында 5 мәдәният йорты төзелгән, 8 мәдәният учагына капиталь ремонт ясалган. Район бюджеты хисабыннан тагын алты мәдәният йорты ремонтланган. Төзекләнгән мәдәният йортлары бүген кунаклар кабул итә.

– Концертны оештыручылар: “Халык килерме? Ничек кабул итәр?” дип борчыла, гадәттә. Афәрин, чакмаклылар! Күп булып килгәнсез, – диде Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, чакмаклыларга мөрәҗәгать итеп. – Балалар күп килгән. Әти-әнисеннән, өлкәннәрдән күреп, алар да сәнгатькә, мәдәнияткә тартыла. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклау өчен актив булырга, бергәләп эшләргә кирәк.

Сарман үзешчәннәре бай концерт программасын тәкъдим итте. Дәртле биюләр, моңлы җырлар башкарып кына калмадылар, Сарман көлке театры чыгышлары белән тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерделәр дә. Чакмаклылар үзләре дә сынатмады: үзешчәннәргә кушылып җырлады, дәртләнеп биеде. Иртәнге дүрттән торып, малларын көтүгә чыгарасын да онытып, ял итте! 3 сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтте.

– Күршеләр сөендереп кенә тора, Аллага шөкер! Җәй башында Азнакайдан концерт белән килгәннәр иде. Бүген менә сарманлылар концерт куя. Концертларга яратып йөрибез, килсеннәр генә! – ди Олы Чакмактан Зөһрә Нуриева.

– Чакмаклылар бик ошады, – ди Сарманның үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе директоры Гөлүсә Галиева. – Артист халкы өчен иң зур бәя ул – алкышлар! Тамашачылар һәр чыгышыбызны алкышлап каршы ала. Тиздән мөслимлеләр үзләре безгә – Сарайлы авылына концерт белән киләчәк. Мөслим үзешчәннәренең узган елгы концертларында була алмадым, әмма бик матур, купшы концерт булды, диделәр. Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу өчен бик әйбәт!

Сарманлыларга рәхмәтен җиткереп, Мөслим мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов иҗади хезмәттәшлеккә корылган әлеге проектның өч ел дәвам итүен билгеләп үтте. “Мондый чаралар яңа талантларны ачарга этәргеч бирсен” диде ул һәм сарманлыларга Мөслим мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Мөслим районы сәнгатькәрләре 3 август көнне Сарман районының Сарайлы авылында чыгыш ясаячак.

Римма Афзалова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама