Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим мәктәпләрен 64 укучы тәмамлады

Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. 64 егет һәм кыз өчен кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлады. 9 классны 253 укучы тәмамлады.

Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. 64 егет һәм кыз өчен кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлады. 9 классны 253 укучы тәмамлады. Тантаналарда район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов катнашты.

(Тулы фоторепортаж фотогалереяда)

Бу уку елында гимназиянең 29 укучысы – 11 сыйныфны, 45 бала 9 классны тәмамлады. 129 укучы – фән олимпиадаларының муниципаль турында, 6сы – республика этабында, бер укучы халыкара олимпиадада җиңү яулады. 32 укучы, республика һәм халыкара конференцияләрдә катнашып, җиңүгә иреште. Бәйрәмдә конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулаган, төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган укучылар тәбрикләүләр кабул итте. Гимназиянең “кызыл келәме”ннән барлыгы 53 укучы узды.

Гимназиялеләр район башлыгын “Вакыт машинасы”нда яшьлегенә кайтарды, пионер галстугын такты.

– Бүген гади генә тантана түгел, аның һәр мизгеле озак еллар күңелләрдә сакланачак. Урта мәктәпне тәмамлап, зур һәм тынгысыз тормышка тәүге адымнарын атлаучы укучыларның киләчәкләре якты, матур булсын. Укучыларның ел дәвамында ирешкән уңышлары – районыбызның да уңышы ул, алга таба да сынатмагыз, – диде Рамил Муллин.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме аеруча үзенчәлекле булды. 11 классны тәмамлаучы 16 укучыны тантанага бәйрәмчә бизәлгән кыңгыраулы кортеж алып килде. Егет-кызлар тантаналы музыка астында кызыл келәмнән атлады, укучыларга һәм кунакларга йолдызларча сәлам юллады.

Мәктәп белән саубуллашуны искәртеп яңгыраган соңгы кыңгырау чыңы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Ни арада 11 ел узып та киткән. Кызыбыз – 9 сыйныфны, улыбыз 11не тәмамлый. Безнең йортта бүген күңелле дә, борчулы да мәшәкатьләр. Ни дисәң дә, баланы читкә җибәрү бик авыр. Инде исән-имин булып, алга таба да, йөзебезгә кызыллык китермичә, теләгән уку йортларына кереп, хыялларын чынга ашырсыннар иде балалар, – диде Дилбәр Салихҗанова.

Укучылары белән бергә шатланган, алар белән бергә борчылган укытучылар балаларга изге теләкләрен җиткерде. Егет-кызлар аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

– Әле кайчан гына әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән идек. 11 ел вакыт сизелми дә узган. Бүген күңелне дулкынлану, моңсулык биләп алды. Мәктәп, укытучылар, сабакташлар белән хушлашу бик авыр икән, – ди Айрат Әсадуллин.

Лицейда 9 классны – 47, 11 сыйныфны 9 укучы тәмамлады.

– 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазын ишеттегез. Ләкин бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамагандыр. Сизәсездер, бүгенгесенең тавышы моңлы да, ямансу да. Язмыш сезне кайсы тарафларга илтсә дә, укытучыларыгызны, сыйныфташларыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз! Сезнең турында киләчәктә дә яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, – диде Рафаэль Демидов.

Чыгарылыш класс укучылары лицей директоры Лилия Хәбибуллинага, барлык теләкләрегез тормышка ашсын дип, алтын балык бүләк иттеләр. Укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әти-әниләре, аннан сыйныфташлары белән вальс биегәннән соң, мәктәптә быелга соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырый... Ләкин тормышта ул соңгысы булмасын иде. Уку йортларының кыңгыраулары һәр бала өчен чыңлап торсын.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X