Мослим

Мөслим мәчетләрендә бәйрәм 7.00 сәгатьтә башланачак

Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.

17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" каналыннан туры эфирда күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәсми сайты. Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала. Мөслим мәчетләрендә дә бәйрәм 7.00 сәгатьтә башланачак.

7.00 - Гает вәгазе.

8.00 - Гает намазы, гает хөтбәсе.

Гает намазына килүчеләргә бәйрәм табыны әзерләнә.

13.00 - Рамазан гаете уңаеннан гимназия ишегалдында балалар өчен бәйрәм башлана.

14.00 - Балалар өчен бәйрәм табыны әзерләнә.

Авылдашларны Рамазан гаетенә көтеп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: