Мөслим-информ

Мөслим авылларында бүген Сабантуйлар уза

Мәлләтамак сабантуенда безнең иҗат төркеме катнашты.

Сабантуй ул – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы. "Чаллы икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та авылдашларын тәбрикләгәндә шушы фикерне җиткерде. Мәлләтамак сабантуенда иң элек язгы кыр эшләрендә катнашкан хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Кыр батыры Илнар Сөләйманов, иңнәренә тәкә салып, мәйданны урады.

Бәйрәм халкыбызның милли уеннары белән үрелеп бара. Спорт ярышлары да оештырыла. Уен-бәйгеләрдә балалар һәм яшүсмерләр активлык күрсәтә. Өлкәннәр күбрәк җырлап-биеп күңел ача. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: