Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөселманнар Рамазан аен каршы алды

"Хөрмәтле авылдашлар! Бүген безнең җирлеккә бик зур кунак килде. Без аны яхшылап каршы алсак, хөрмәтләп кунак итсәк, бүләкләрен биреп китәчәк. Бүләкләре дә бик кыйммәтле, коры кала күрмәгез!" Көннәрдән бер көнне, ышанычлы кешедән шундый хәбәр килеп төшсә, барыбыз да янып-пешеп бай кунак белән очрашуга әзерләнер идек. Бүләк дигәндә, берәүнең дә коры...

"Хөрмәтле авылдашлар! Бүген безнең җирлеккә бик зур кунак килде. Без аны яхшылап каршы алсак, хөрмәтләп кунак итсәк, бүләкләрен биреп китәчәк. Бүләкләре дә бик кыйммәтле, коры кала күрмәгез!" Көннәрдән бер көнне, ышанычлы кешедән шундый хәбәр килеп төшсә, барыбыз да янып-пешеп бай кунак белән очрашуга әзерләнер идек. Бүләк дигәндә, берәүнең дә коры каласы килми бит! Бүләкне һәрберебез ярата. Бәлки шуңа күрәдер дә Раббыбыз Аллаһ аерым бер вакытларда безгә Үзенең үзенчәлекле бүләкләрен тәкъдим итә. Ул безгә болай да чиксез күләмдәге нигъмәтләрен биргән: күзләребез күрә, тәнебез сәламәт, җаныбыз тыныч, гаиләбез бәхетле, илебез имин, өс-башыбыз бөтен, ашар ризыгыбыз бар. Таулар зурлыгындагы алтын-көмешкә дә сатып алып булмый бу нигъмәтләрне! Раббыбыз безне ярата. Шуңа күрә Үзенең бүләкләрен Ул һәрдаим арттырып тора. 2017 нче елның 26 май кичендә бөтен җир өстенә олуг кунак - Рамазан ае килде. 27 майдан фарыз ураза вакыты башланды. Аллаһ Раббыбыз әйтте: "Рамазан ае, бу айда кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм хаклыкны ялганнан аерырга өйрәтүче Коръән иңде. Сезнең кайсыгыз гына шушы айга ирешсә дә, ул ураза тотарга тиешле…" ("Бәкара" сүрәсе, 185). Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тотарга кушты. Бу - һәрбер мөселманның бурычы. Онытмагыз: ураза ул - көндезләрен ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә кул, тел һәм башка әгъзаларны гөнаһлардан тыю да. Әлеге изге айда кемдер турында начар сүз сөйләү, яман эшләр кылу кебек бозыклыкларны калдырып, күбрәк изгелек кылырга омтылу кирәк. Уразаны бөтен кагыйдәләрен үтәп тоту мөселман кешесен физик яктан да чистарта (мәсәлән, тәндә җыелган начар матдәләрне бетерә), рухи яктан да пакьлый (ялкаулыкны, гафиллекне җиңәргә өйрәтә). Ураза ярдәмендә тук кеше ачның хәлен аңлый. Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен өстенлекләрен дә белсәләр, алар бу айның гомер буе дәвам итүен теләрләр иде. Бу айда бик күп форсатлар ачыла: гөнаһлардан чистарырга теләүчеләр гафу кылына ала, гамәлләр сандыгын изгелекләр белән тутыру мөмкинлеге күп мәртәбәләр арта. Шуңа күрә, Рамазан ае башлану белән, элек кылган гөнаһларың өчен Аллаһ Раббыбыздан гафу сорарга, күбрәк изге эшләр кылырга, бозыклыклардан сакланырга кирәк. Чөнки нәкъ менә шушы айда изгелек өчен әҗер-савап та, гөнаһ өчен җәза да күп мәртәбәләр арта. Бәләгать яшенә җиткән, акылы зәгыйфь булмаган, физик яктан сәламәт булган, ягъни ураза тота алырлык һәрбер мөселман һәм мөслимә ураза тотарга тиеш. УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ Ураза дөрес булсын өчен, түбәндәге шартларны үтәү тиешле: 1. Ниятләү: ул эчтән генә уй белән кылына. Ниятләү рәвеше: "Мин Бөек Аллаһның ризалыгы өчен бу көннең фарыз уразасын тотарга ниятлим". Ниятләү вакыты: сәхәрне төгәлләгәч, ягъни таң атканчы 2. Иртәнге таң башыннан алып, кояш баеганчыга кадәр уразаны боза торган эшләрдән тыелу. Уразаның вакыты: таң беленә башлаганнан алып, кояш баеганга кадәр. УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР ● Ашау, эчү һәм дарулар кабул итү. Иртәнге таң беленә башлаганнан алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан һәм дарулар кабул итүдән тыелып торырга кирәк, ягъни көн дәвамында ашарга да эчәргә дә ярамый. Шулай ук тәнгә бернәрсә дә керергә тиеш түгел. Әйтик, клизма ясау, тәмәке тарту, туклыклы уколлар кадату тыела. Әгәр дә кеше, үзенең ураза икәнен онытып, нәрсәдер ашаса яки эчсә, аның уразасы бозылмый. Бу очракта ул, үзенең уразада булуын исенә төшерү белән, ашау-эчүен туктатырга тиеш. ● Үз ихтыярың белән косу Ураза вакытында үз теләгең белән косарга ярамый. Әгәр дә инде кеше ихтыярсыз косса, уразасы дөрес була. Коскан очракта, ул авызын чайкарга тиеш. ● Җенси якынлык Ураза вакытында җенси якынлык кылган кеше бик зур гөнаһка керә. Уразалы килеш тә үз нәфесеңне тыеп кала алмау - бик куркыныч эш. Шуңа күрә әлеге рәвештә уразасын бозган кеше югалткан көннең уразасын кайтарып кына калмый, ә махсус билгеләнгән түләвен (кәффәрәтен) дә чыгарырга тиеш була. Түләүнең күләме - ике ай рәттән, бер көнен дә калдырмыйча, ураза тоту. Әгәр, җенси якынлыкка кереп, уразасын бозган кешенең 60 көн буе ураза тотарга сәламәтлегеннән килми икән, ул 60 мескенне ашатырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев