Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Район халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме - https://vk.com/muslumovo_official

Район башлыгының матбугат хезмәте сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде һәм “Госпаблик - хакимият органының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунты. Ул хакимият белән халык арасында туры элемтә чарасы булып тора. Госпаблик хакимият эшчәнлеге, район тормышын яктыртучы, дөрес мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә. Социаль челтәрләрдән кергән мөрәҗәгатьләр арасында юл, су һәм ут мәсьәләләренә кагылганнары еш күтәрелә”, - дип белдерде.

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев