Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әмәкәй авылында “Бер алманы бишкә бүләек” исемле авыл бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Чарада Әмәкәй авылыннан чыккан, бүген төрле җирләрдә яшәүче авылдашлар, Әмәкәй мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаучылар һәм бүгенге көндә авылда яшәүче үрнәк гаиләләр катнашты.

Бәйрәмдә катнашучыларны авыл үзешчәннәре, Актаныш районының Әгъбәс авылыннан килгән Гөлдания Латыйпова, район мәдәният йорты егетләре сәламләде. Язучы Факил Әмәк бәйрәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Әхләк һәм рухи үсеш программасы белән таныштырды. Чара барышында гаиләләр төрле уеннарда ярыштылар. Бәйрәмне йомгаклап, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм авыл халкына уңышлар теләде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев