“Мизгел”гә – бер миллион сумлык грант!
Грант ярдәме яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы районнардагы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 50 млн сумлык грант конкурсы игълан иткән иде. Республиканың 40 районыннан 111 миллион сумлык 90 проект арасыннан Татарстанның яшьләре өчен иң нәтиҗәлеләрен һәм файдалыларын сайлап алдылар. Алар арасында безнекеләр дә бар.
“Мизгел” яшьләр үзәге өченче ел рәттән социаль әһәмиятле проектлар яклау бәйгесендә җиңү яулады. Быел бәйгегә “ЫкРок-2025” фестивале проекты тәкъдим ителде.
– Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга кергән заявкаларга нәтиҗә ясалуын түземсезләнеп көттек. Грант отачагыбызга шикләнмәдек, чөнки нәтиҗәле һәм матур эшләребез шактый. 2022 елда “Минем гаилә” проекты белән 426 мең сум, 2023 елда “Мөслим моңнары” җәйге фестиваль-конкурс проекты белән “Мизгел” яшьләр үзәге 1 млн 300 мең сумлык грантка ия булды. Быел без “ЫкРок” проекты белән 1 млн сум грант алуга ирештек, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Мансур Нәбиев.
Рок-фестиваль әлеге төр музыканы үз иткән һәм яраткан 13-18 яшьлек егет-кызларны колачлар дип көтелә.
– Җирлегебездә “ЫкРок” фестивале зур популярлык алды. Алдагы елда үтәсе чарага республиканың төрле төбәкләреннән 220дән артык катнашучыны җәлеп итәргә планлаштырабыз. Рок-фестиваль яшьләрнең рок-музыка өлкәсендәге әхлакый һәм мәдәни казанышларын саклап калсын, әлеге казанышларны тагын да баетсын иде! “ЫкРок-2025” республика яшьләр рок-фестивален гамәлгә ашыруга әзерлекне бүгеннән үк башларга, мәгълүмати чаралар үткәрергә кирәк. Фестиваль Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең башка төбәкләре рок-башкаручылары һәм коллективлары арасында бердәм иҗади киңлек булдырыр һәм иҗади элемтәләрне киңәйтер дип уйлыйм. Балаларга һәм әти-әниләргә бергә уңайлы булган киңлек булдырырга телибез. Бу ял итүнең яңа форматы булачак, – ди Мансур Нәбиев.
Яшьләргә аралашу, үзеңне күрсәтү һәм табу кирәк. Яшьләр үз карашларында тотрыксыз һәм мәгълүмати һөҗүмнәргә аеруча бирелүчән, сәяси уеннар механизмына җиңел кушыла, дип нәтиҗә ясый белгечләр.
– Яшьләрнең чит фикергә һәм ышануларга бирелүенең бер сәбәбе – аларның рухи культурасының түбән булуы, бер-берсе белән тере аралашудан читләшү. Фестивальнең иҗади концепциясе – буыннарны берләштерүче Россия рок һәм рок-н-ролл музыкасы. Фестивальнең идеясе – көндәлек эшчәнлек чикләреннән чыгу, аудиториягә көндәлек проблемалардан арынырга һәм яраткан музыка астында ләззәт алырга, яңа исемнәр ишетергә мөмкинлек бирү. Бу – тамаша марафоны, анда бары тик тере тавыш яңгыраячак. Рок-музыка фестивальләре яшьләр арасында шактый популяр. Рок-фестивальнең бер формасы булып “open air” (ачык һава) тора. Фестивальдә катнашучыларның ачык һавада чыгышы, бу артистның – тамашачы һәм катнашучыларның бер-берсе белән тере аралашуы өчен дустанә атмосфера тудыра, – ди үзәк белгечләре.
Фестивальнең киң таралыш аласы бәхәссез. Бу чара балалар һәм яшьләрне коллективларга җәлеп итүнең бер ысулы да булып торачак. Фестивальне үткәрү вакыты Халыкара балаларны яклау көненә туры килә. Бу очраклы түгел, чөнки фестивальдә яшүсмерләр катнашачак. Фестиваль гаилә бәйрәме форматында рок-н-ролл рухы белән үрелеп барачак. “ЫкРок” республика яшьләр рок-фестивален ел саен үткәрергә планлаштыралар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 декабрь саныннан укыгыз.
Фото - ТР Яшьләр министрлыгыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев