Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Министр урынбасары - басуларда

Мөслимгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән килде.

Бүген игенчелек торышы белән танышырга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фәттахов Мөслимгә килде. Беренче итеп “Исламов” фермер хуҗалыгына юл тотты. Басулардагы эш торышы белән танышып, күпме уңыш алынуы белән кызыксынды. Механизаторларга түләү шартларын хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов сөйләде. “Акрос” һәм “Кейс ” маркалы 14 комбайн иген басуларын иңли, 6 “КамАЗ” машинасы җыелган ашлыкны амбарларга ташый. Эш җайга салып оештырылган, көннәр коры торганда уңышны югалтуларсыз җыеп аласы кала. Исламовлылырдан соң министрлык вәкиле “Туган як” һәм “Намус” басуларына юнәлде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X