Мослим

"Миләшкәй" җиңү яулады

“Миләшкәй” балалар бакчасы 500 мең сумлык сертификатка лаек булды.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында 82 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашып, 30 бакча җиңүче дип табылды. Алар арасында Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасы да бар. Коллектив ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җиңүче дипломына һәм 500 мең сумлык сертификатка лаек булды. Кукмара шәһәрендә уздырылган август киңәшмәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасының ике телдә укыту эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: