Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Миләүшә Хәсәнова: “Укуга мәхәббәт әти-әнидән күчте”

Күпләп газета-журналларга язылган Миләүшә Хәсәнова “ТАТМЕДИА” АҖнән бүләк отты.

“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур гадәткә керде. Бүләк уйнату яртыеллык саен, ягъни вакытлы матбугатка язылу төгәлләнгәч үткәрелә. Бүләкләр дә саллы: санаторийга юллама, телевизор, тузансуырткыч, планшет, смартфоннар һ.б.

Вәрәшбаш авылында яшәүче Миләүшә Хәсәнова бүләк уйнатуда беренче генә тапкыр катнашмый. Бүләк отуы да беренче тапкыр түгел. Бу юлы ул җиләк-җимеш һәм яшелчә киптерү җайланмасын откан. Бүләкне Миләүшәнең эш урынына – Мөслим гимназиясенә барып тапшырдык.

– Вакытлы матбугатка язылмый калганым юк. Укытучы булганга гына түгел, әти-әнидән калган гадәт бу. Дүрт-биш төрле газета-журнал килмәсә, өйдә бушлык хакимлек итә кебек, – ди Миләүшә Хәсәнова. – Бүләк уйнатуда да ел саен катнашам. Ике тапкыр бәхет елмайды инде. Телевизор яки мотоблок отканчы катнашачакмын, дип сүз бирдем.

Миләүшә бу яртыеллыкта “Авыл утлары” (16+) газетасына, “Гаилә һәм мәктәп” (16+), “Мәгариф” (12+) журналларына язылган. Балалары өчен “Сабантуй” (6+), “Салават күпере” (0+), “Көмеш кыңгырау” (0+) алдыра. Туганнарының оныкларына да туган көннәренә балалар журналларына подписка бүләк итә.

– “Укырга вакыт юк” дигәннәрен аңламыйм. Газета үзе кулга килеп керә бит ул! Эш арасында да укыйм мин. Әти генә сәгатьләр буе башын да күтәрми газета укып утыра иде. Хәтта бер үк газетаны берничә тапкыр укып, ятлап бетерә иде, – ди Миләүшә. – Уку телне шомарта, сүз байлыгын арттыра, грамоталы язуны ныгыта. Күбрәк укыган саен күбрәк беләсең, күбрәк өйрәнәсең. Ислам улым газетаны сирәк укый, әмма китаплар укырга ярата һәм бик күп укый. Замана балаларына охшамаган, дип үзем дә шаккатам.

“Укытучының күп белүе, һәр нәрсәдән хәбәрдар булуы кирәк. Өстәмә мәгълүмат беркайчан да комачауламый. Ә газетада андый информация күп”, – ди Миләүшә. Миләүшә Хәсәнованың хезмәттәше – Мөслим гимназиясе китапханәчесе Гөлшат Солтанова да шундый фикердә.

– Бала укырга яратсын өчен әти-әнинең дә укуы, вакытлы матбугатка язылуы кирәк. Күпчелек гаиләләр газета-журналлар алдырмый. Бу балаларның китапханәдә газета-журналлар, китаплар белән кызыксынуыннан да күренә, – ди Гөлшат Солтанова.

Гөлшат ханым да күпләп газета-журналлар алдыра һәм хезмәттәшләрен дә яздыра. Яртыеллык саен гимназия коллективын “Авыл утлары” газетасына яздырып, атна саен газеталарны алып кайтып бирә (альтернатив подписка) ул. Мондый ханымнар булганда газетабыз да, милли телебез дә югалмас, иншалла!

Ә бүләк уйнатуда катнашу өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең кимендә ике басмасына (район газетасы һәм бер журнал) язылу шарт. Язылу турында квитанция копиясен Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча җибәрергә кирәк. Телефон номерын да күрсәтергә онытмагыз! Анысы, бүләк откан очракта, сезнең белән элемтәгә керү өчен кирәк.

Реклама 16+    

Акцияне үткәрү вакыты: 2022нче елның 16 маеннан 2022нче елның 20 сентябренә кадәр.

Динар Нуретдинов фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев