Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Микрозайм кемгә тиеш?

Җирлегебездә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче 447 урта һәм кече эшмәкәр исәпләнә. Аларга ярдәм йөзеннән ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фонды төрле микрозаймнар бирә. Алар ярдәмендә бик күпләр, үз эшләрен җәелдереп, шактый үсеш алырга да өлгерде. Әңгәмәдәшебез – фондның Мөслим районындагы региональ вәкиле Гүзәл Сәетгалиева белән әңгәмәбез шул хакта.

– Гүзәл Мирзагалиевна, микрозаймнар турында тулырак мәгълүмат бирсәгез иде. 
– Мондый төр займнарга урта һәм кече эшмәкәрләр дәгъва итә ала. Аның өстенлеге – 7,5 процент белән бирелүендә. Авыл хуҗалыгын үстерү, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү, төрле инновацияләр, фән һәм техника үсеше, хезмәтләр сферасындагы эшчәнлек өчен бирелүче займнарның суммасы да кызыгырлык – 100 меңнән алып 5 миллион сумга кадәр. Өч айдан өч елга кадәр срок белән бирелүче әлеге средстволарны максатчан куллану таләп ителә. 
– Мөслимебездә грант алучылар бармы? 
– Үз бизнесын ачып, бүгенге көндә тулы куәтенә эшләүчеләр аз түгел. Мисал өчен “Фаиза” кооперативын гына алыйк. Бүген биредә берничә төрдә сөт продуктлары җитештерелеп, республика шәһәрләренә дә озатыла. Кошчылык өлкәсендә Разыйф Кәрамов, Илназ Бәширов, Гүзәл Муллагалиева, терлекчелек тармагында Руслан Кәлимуллин, Мөдәрис Кәлимуллин, игенчелек тармагында Илфат Вәҗетдиновның эшчәнлеге сокланырлык. Алар быел, дәүләт грантлары алып, үз эшләрен үстерүгә, киңәйтүгә тоттылар. 
– Үз эшен яңа гына башлап җибәргән фермерларга кызыксындыру чаралары бармы? 
– “Татарстан Республикасында үз эшен башлаган фермерларга ярдәм итү” дәүләт программасы нигезендә аларга да 3 миллион сумга кадәр грант бирелә. Ләкин бер шарты бар – фермерның үз эшен ачуына – 24 ай, ягъни ике ел үтмәгән булырга тиеш. Фермерлар грант акчаларына терлек, авыл хуҗалыгы техникасы, инвентарь һәм җиһазлар сатып алырга тиеш. Бу средстволарга склад, авыл хуҗалыгы корылмалары төзү дә күздә тотыла. 
– Гүзәл Мирзагалиевна, гаилә фермалары өчен нинди ярдәм каралган? 
– Үз эшен әле генә башлап җибәрүчеләрдән аермалы буларак, гаилә фермаларының эшчәнлеге ике елдан арткан булырга тиеш. Грант күләме дә югары – 30 миллион сумга кадәр. Грант акчасын алдың да, оныттың түгел. Моның өчен шушы өлкәдә кимендә биш ел эшләү, акчаны максатчан тоту зарур. 
– Рәсми рәвештә теркәлмичә, өйдә генә эшләп ятучы райондашларыбыз да шактый. Быел берничә регионда үзмәшгульлек буенча һөнәри керемгә салым проекты старт алды. Бу юнәлеш буенча ниләр эшләнә? 
– Быел районда 61 кеше рәсми рәвештә үзмәшгульлек буенча теркәлде. Бу сынау проекты буларак кына гамәлгә ашырылса да, райондашларыбыз моны аңлап кабул итте. Чөнки салым органнарына бару да кирәк түгел, теркәлү буенча үзебез дә ярдәм итәбез. Мобиль телефонга, компьютерга яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын алырга һәм әлеге кушымта аша теркәлергә була. 
– Гүзәл Мирзагалиевна, үзмәшгульлек буенча теркәлүнең нинди өстенлекләре бар? 
– Моңа кадәр хезмәт күрсәтүдән алган табышның 13 процентын түләргә кирәк булса, үзмәшгульлек буенча теркәлгәндә физик затлар белән эшләүчеләр кергән табыштан – 4, юридик затлар белән эшләүчеләр 6 процент кына түли. Салым күләмен киметү өчен “Һөнәри керемгә салым” системасында теркәлгән вакытта мобиль кушымтада сезгә, бонус буларак, 10 мең сум акча керә. Аның күләме салым түләгән вакытта кимеп барачак. Салымны киләсе айның 25 числосына кадәр түләргә кирәк. 
– Яңа системага нинди төр эшчәнлекләр белән шөгыльләнгәндә күчү кирәк? 
– Яңа салым режимы – заказ буенча торт ясаучылар, камыр ризыклары пешерүчеләр, фото-видеога төшерүчеләр, чәчтарашлар, массаж ясаучылар, маникюр, техника ремонты осталары һәм башкалар өчен. Тик еллык керем 2 миллион 400 мең сумнан артмаска тиешлеген дә онытмагыз. Шунысы да бар: законсыз эшләүчеләргә карата таләпләр артачак. Салым түләүдән берничек тә качып калып булмый. Рәсми рәвештә теркәлгән кешенең җаны да тыныч, эше дә уңай бара. Барлык төр юнәлешләр буенча сораулар булган очракта, консультация өчен күпфункцияле үзәктә урнашкан территориаль үсеш бүлегендәге ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Мөслим районындагы региональ вәкиленә мөрәҗәгать итәргә була. 
Әңгәмәдәш – 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев