Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәңгелеккә калды исемнәре генә

25 май көнне Каенсаз һәм Краснояр авылларында әфганчылар Таһир Вилданов һәм Зөфәр Садретдинов истәлегенә алар яшәгән йорт диварларына элмә такта урнаштырылды.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов, иҗтимагый совет җитәкчесе Рушат Солтанов, әфган һәм локаль сугыш ветераннарының Мөслим районындагы “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов, район җәмәгатьчелеге, авыл халкы, Мөслим, Актаныш, Сарман, Минзәлә, Азнакай, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләреннән әфган сугышы ветераннары катнашты.

“Вакыты 
җиткәч, сөйләрмен...” 

Әфганстан җирендә интернациональ бурычын намус белән үтәгән, туган йортына ярым исән хәлдә кайткан Таһир Вилданов – Татарстанның атказанган механизаторы Салих абый белән Миңнегөл апаның улы. Тат. Шуран мәктәбендә 8 классны тәмамлаган егет Түбән Кама көллиятендә ташчы һөнәрен үзләштерә һәм төзелеш оешмасында эшли башлый. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң, Таһирны хәрби хезмәткә чакыралар. Егетнең хәрби хезмәт юлы Казахстанның Талды-Курган өлкәсендәге Учарал шәһәрендә башлана. Чикне саклаган солдат Приморье краенда прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Аны үзе хезмәт иткән частькә взвод командиры итеп билгелиләр, Таһир шунда гаилә кора. 
– Тыныч кына хезмәт иткән көннәрдә Таһирны Әфганстанга күчерделәр. Пакыстан белән Әфганстан чигендәге позицияләрдә хәрби бурычын үтәде. Башка әфганчылар кебек, ул да күргәннәрен, кичергәннәрен сөйләргә яратмады. “Вакыты җиткәч, сөйләрмен әле”, – дисә дә, бөтен серне үзе белән алып китте. Шулай да күңел халәтенең иң авыр вакытлары булды микән, “Беләсеңме, Тоня, иң кыены – яраланган солдатка бернәрсә белән дә ярдәм итә алмау, шунысы җанны иң телгәне”, – дип әйткәне булды, – дип искә алды тормыш иптәше Антонида Петровна. 
“Чын могҗиза булды!” 
Командирларга солдатларны югалтырга ярамый. Тик бер атнага дип вертолеттан төшереп калдырган егетләрне ике атнадан соң да позициядән алып китү мөмкинлеге булмый. Азык һәм су запасы бетә. Командир бер солдатны суга җибәрергә мәҗбүр була. Ләкин солдат, юлда дошман минасына эләгеп, ике аяксыз кала, ахырдан гомере дә өзелә... Менә шушы хәлләрнең шаһиты булган Таһир, солдатның күзләренә карап, бернәрсә белән дә ярдәм итә алмавына өзгәләнә. Бу вакыйга үлгәнче аның күңеленнән китми... 
Хезмәт барышында Таһир үзе дә бер генә мәртәбә яраланмый. 
– Чираттагы яралануы ифрат дәрәҗәдә куркыныч була. Ярым аңсыз хәлдә аны Алма-Атага озаталар. Таһир абый сукырая һәм авыр хәрәкәтләнә башлый. Мин аны авылга алып кайтырга карар кылдым. Тормыш иптәше дә бу тәкъдимгә каршы килмәде. Антонида Петровна авыр хәлдәге ирен ташламады, Казахстан чигеннән Каенсазга күченеп кайтты. Табиблар безне тынычландырырлык бер генә сүз дә әйтмәделәр ул вакытта. Бер табибның: “Могҗиза булса гына инде”, – дигәне истә. Һәм могҗиза, чыннан да, булды бит! Ул исән калды, сукырайган күзләре дә операция ярдәмендә ачылды. Таһир абый яшәп калырга ашыкты. Эчке тоемлавы белән озак яшәмәсен белгәнме, ул һәр көнне сөенеп каршы ала иде. Гаилә җанлы иде, әти-әнине, туганнарны һәрвакыт кайгыртып яшәде. Бала-чагамы ул, олы кешеме – бер генә туганын да бәйрәмдә күчтәнәч-бүләксез калдырмады, – ди туганы Җәмил Вильданов. 
Истәлеген мәңгеләштереп. 
Таһир Вильданов читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый, Яр Чаллы шәһәрендә яшьләргә патриотик тәрбия бирә. 
– Якын туганыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Туганнарны туплаучы, бербөтен итеп тотучы иде Таһир... Сумка-сумка күчтәнәчләрен җибәрүче дә, кечкенә сабыйга да туган көнендә иң беренче итеп бүләген бирүче, иң беренче булып котлаучы да иде! Игътибарлы, кече күңелле, олы йөрәкле кеше иде ул. Аның яхшылыкларын оныту һич мөмкин түгел! Вафатыннан соң шактый еллар үтсә дә, ул кылган изге гамәлләр онытылмый. Аның йортына куелган элмә тактаны күргән һәр кеше күңелендәге истәлекләрне кабат яңартыр, уллары Роман белән Сергейда әтиләре белән горурлану хисе тагын да көчәер, – диде Рушат Солтанов. 
Чарада катнашкан әфган ветераннарының бердәмлегенә сокландым. Бик яшьли – 18-19 яшьтән утны-суны кичкән, һәр көнне, һәр сәгатьтә үлем белән күзгә-күз очрашкан, сугыш афәтен иңнәрендә генә түгел, җаннарында да күтәргән ир-егетләр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килсәләр дә, бербөтен иде. Аларны уртак кайгы, уртак кичерешләр берләштерә... 
– Әфган сугышы ветераннарын кайгырту, алар өчен җан ату – безнең иң зур бурычыбыз. Без күргәннәрне, без кичергәннәрне башкаларга күрергә язмасын, – диде хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы рәисе Айбулат Якупов. 
Истәлекле чарада әфган сугышы ветераны, Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, якташыбыз, Ташлыяр авылы егете Рәшит Хәмидуллин, Таһир

Вильдановның уллары, туганнары чыгыш ясады. Тантаналы төстә элмә тактаны ачкач, такта янәшәсенә, өстәлдә торган фотосурәт янына кызыл канәферләр салынды. Туган көненә төгәл бер ай кала, 42 яшендә якты дөнья белән хушлашкан Таһир Вильдановның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр... 
– Әфган сугышында катнашкан, исән кайтып та, безнең арадан вакытсыз киткән сугышчы-интернационалистлар истәлегенә элмә такталар кую традициясе безгә күрше Тукай районыннан килеп керде. Әфганчылар инициативасы һәм ярдәме белән ясалучы мондый такталар әфган сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерә, әлбәттә. Ләкин элмә такталарны әфганчылар үзләре исән чакта ук кую дөресрәк булыр иде. Аларның кайсы урамда, кайсы йортта яшәвен халык белеп торырга, алар белән горурланырга тиеш! – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
Лаештан – Әфганстанга 
Краснояр авылында Әзһәм абый белән Рәзинә апа гаиләсендә туган Зөфәр Садретдинов урта белемне Симәк мәктәбендә ала. 17 яше тулар-тулмас Бөгелмә шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә һәм укуын Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Укуын тәмамлап та бетермәгән егетне армия сафларына чакыралар. Дөньяның матурлыгын, яшәүнең тәмен туйганчы татып өлгермәгән 19 яшьлек егет Әфганстанга озатыла. Кабул шәһәрендә хезмәт итә Зөфәр. Биредә ул сержант дәрәҗәсен ала. 1983 елның көзендә туган ягына әйләнеп кайта. 
– Зөфәр абыйны колхозның кадрлар бүлеген җитәкләгән вакыттан беләм. Бухгалтер да булды ул, бик оста хисапчы да иде. Акыллы, намуслы, тырыш булган өчен колхозчылар бик хөрмәт иттеләр аны. Зөфәр абыйны яшьләр комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Тормыш иптәше Фәнисә апа белән бик тату яшәделәр, – дип искә алды әфган һәм локаль сугыш ветераннарының Мөслим районындагы “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов. 
Бала – бәгырь ите 
Кызганыч, Зөфәр абыйга тормыш иптәше белән гомер көзләренә бергә керергә, сөеп үстергән кызлары Ләйсәннең бәхетенә куанып яшәргә насыйп булмаган икән. 46 яшендә ул, әнисен, якыннарын тирән хәсрәткә салып, мәңгелеккә күзләрен йома... 
– Бала – бәгырь ите, диләр. Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнен баласын югалткан ата-ана гына аңлыйдыр. Әфган хәсрәтен, хезмәттәшләрен югалту ачысын йөрәгенең түрендә саклаган улым таулар иленең без белмәгән серләрен үзе белән алып китте. Бәгырьне телгәләгән тилмереп көтү хисен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Киленем Фәнисә дә бик сагына үзен. Яшисе дә яшисе иде дә бит! Язмыштан узмыш юк шул... Бу йорт яныннан үткән, улым истәлегенә куелган элмә тактага караган һәркем Ходайдан елларга тынычлык сорасын, – диде Рәзинә апа. 
Әфган сугышы ветераннары утлы еллар истәлекләре белән уртаклаштылар. Минзәлә районы кунагы Рөстәм Әхмәтханов үзе иҗат иткән җырны башкарды. 
Әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерү, аларга карата хөрмәт күрсәтү, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылучы мондый чаралар дәвамлы булачак. Башкача мөмкин дә түгел! Иңнәрендә генә түгел, йөрәкләрендә сугыш ачысын күтәргәннәрнең исеме беркайчан да онытылырга тиеш түгел! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X