Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Метрәй һәм Яңа Усы җирлекләре халкы үзара салым акчасын җыюга уңай фикердә

Метрәй - районда булган иң олы авыл җирлекләренең берсе. Бүгенге көндә биредә 1000 нән артык кеше яши. Узган елны кебек үк, метрәйлеләр быел да үзара салым акчасын җыюда актив катнашты. Җирлек халкыннан барлыгы 200 мең сум акча җыелды. Метрәйлеләргә дә, әлеге сумма 4 тапкыр арттырылып, дәүләт тарафыннан өстәмә 800 мең...

Хезмәт һәм чимал базары бәяләрен яхшы белгән кеше әлеге акчаның әллә ни зур эшләрне башкаруга җитмәячәген яхшы аңлый. Өр-яңадан юллар салу, яңа биналар сафка бастыру, һәм, гомумән, авылдан шәһәр ясау бу финанс средстволарына гына мөмкин түгел. Башка төрле акчалата кереме булмаган җирлеүзидарәнең хәл итәсе мәсьәләләре зур торак пунктларныкыннан бер дә ким түгел, югыйсә.

Иң борчыганы - юллар торышы. Район үзәге белән җирлек авылларын тоташтыручы юллар чагыштырмача төзек булса да, авыл урамнары җитди генә ремонт таләп итә. Метрәй авылы урамнарының соңгы тапкыр кайчан төзекләндерелүен олы яшьтәге апа-абыйлар төгәл әйтә дә алмый. Бик күптән. Җирлек халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә быел бу мәсьәләдә боз кузгалды, дияргә була. Чишмә урамының 300 метр арасына 150мең сумлык, Чишмә урамына 200 мең сумлык ремонт ясау инде төгәлләнгән. Язгы-көзге пычракта үтмәслек булган урамнарны бүген күпсанлы утлар яктыртып тора. Бүгенге көндә җирлекнең әнә шундый 80гә якын ут баганасын "Жилэнергосервис" җәмгыяте хезмәткәрләре контрольдә тота. Бу эшкә үзара салым акчсыннан 30мең сум билгеләнгән. Авыл урамнары аеруча кышын зур игътибар таләп итә. Карлы бураннан соң авылдан чыга алмый интеккәнне метрәйлеләр күптән инде оныткан. Ел саен кар эттерү өчен авылда булган эшмәкәрләр белән килешү төзелә. Быел, мәсәлән, бу эшкә 70мең сум акча бүлеп бирелгән.

Быел метрәйлеләрне тагын бер зур яңалык сөендерде. Авылның ташландык участогында парк төзелә башлаган. Ике гектар мәйдан биләгән бу участокны карт агачлардан, корыган үләннәрдән арындыру авыл халкы көче белән башкарылган. Бүген биредә койма тоту, булачак базар павильоннарына нигез салу эше бара. Койма тотуга гына үзарасалым акчасыннан 96 мең сум акча сарыф ителгән. "Бу акчага Сал. Мухандагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган паркка да койма тотылды", - ди Метрәй авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов. Гади генә авыл егетләренең үз җирлекләрендә шәһәр дәрәҗәсендәге парк булдырырга ниятләүләре бары мактауга лаек. Биредә бит әле сәүдә нокталары гына түгел, ачык һавада музей, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, сабантуй мәйданы ясау планлаштырыла. Моннан тыш, җирлектә 3500 дән төптән артык агач утыртылган. Бу эшкә үзара салым акчасыннан 20 мең сум тотылган.

Тарихи, табигый корылмалар төзеклеге дә игътибардан читтә калмый. Чишмәләрне төзекләндерүгә, зират коймаларын ремонтлауга, янгын сүндерү машинасының төзеклеген тәэмин итүгә, су системасы өчен кирәкле булган экономияле җайланмалар һәм башка кирәкле аппаратлар сатып алуга да халыктан җыелган үзара салым акчасы ярдәмгә килгән. Әйтүе генә ансат. Һәркемнең кесәсеннән чыккан 300 сум акча күпме уңайлык булдыру мөмкинлеге тудырган.

Яңа Усы авыл җирлеге дә үзара салым акчасын отышлы файдаланган, дигән нәтиҗә ясарга була. Җирлектә яшәүче 325 кешедән барлыгы 93750 сум акча җыелган. Шул рәвешле, хөкүмәт ярдәмен дә өстәп, җирлек яшәешен яхшырту өчен 469 мең сум акчасы тупланган. Парк, сабантуй мәйданнарын җыештырудан чыккан чүпне түккән өчен - 6 мең сум, җирлектә булган 35 урам яктырткычының төзеклеген тәэмин итүгә - 14 мең, парк территорияләрен төзекләндерүгә - 15 мең сум, кышын авыл урамнарын чистартуга - 53 мең сум, Бикмәч авылы урамының 400 метрын ремонтлауга - 200 мең сум, генератор сатып алуга - 50 мең, мәктәпкә койма тотуга - 125 мең сум акча сарыф ителгән. Халык үзара салым акчасын җыюда активлык күрсәтмәсә, алда телгә алган эшләр хыялда гына калган булыр иде.

Иң мөһиме, халык өчен дип башкарылган бу эшләрне күрә һәм аңлый белүчеләр шактый.

Галимҗан Ризванов (Метрәй): "Иң мөһиме - юлларны ремонтлый башладылар. Ә бит ул зур чыгымнар таләп итә. Метрәйдә ясалачак парк та үзара салым акчасына ясала, дип беләбез. Файдасы булгач, бу салымны җыюга без каршы түгел".

Рафаэль Шыгаепов (Метрәй авылы имам-хатыйбы): "Берничә ел рәттән халыктан җыелган үзарасалым акчасы авыллар яшәешен саклап калуга этәргеч булды, дияр идем мин. Бу акчалар булмаса, юллар ремонты кебек мөһим эшләрне башкарырга кайдан акча алырлар иде?"

Зоя Николаева (Яңа Усы): "Үзарасалым акчасына берничә урамга ремонт ясадылар, урам яктырткычлары куйдалыр. Без яшәгән Садовая урамында да шушы эшләрне башкарырлар, дип өметләнеп, алдагы елны да үзара салым акчасын җыярга планлаштырабыз".

Римма Николаева (Яңа Усы): "Авылның киләчәге үзебезнең кулда. Үз җирлегебезнең төзеклеген үзебез булдырмасак, кем ярдәм итәр? Шулай булгач, үзара салым акчасын җыю бик кирәкле һәм файдалы эш".

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев