Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Матур киләчәккә – бергәләп (Рамил Муллин белән әңгәмә)

Ел төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып килгәндә матбугат үзәге журналистлары һәм район үзәгендәге мәктәпләрдә чыгучы газеталарның редколлегия әгъзалары район башлыгы Рамил Муллин янында кунакта булды. Сөйләшү күпмедер дәрәҗәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә анализ ясау форматында узды. Бер үк вакытта киләсе елга билгеләнгән планнар да аныкланды. Каләм ияләре район башлыгының шәхсән үзенә кагылышлы сораулар да юллады.

– Рамил Хәмзович, бу көннәрдә һәркем ел дәвамында башкарылган эшләрен барлый. 2018 ел сезнең өчен нәрсәсе белән истәлекле булды һәм бу елга багланган бар өметләр дә акландымы?

– Кайсы гына тармакны алсак та, уңышларыбыз бар. Иң куандырганы шул: ел саен авыл хуҗалыгы тармагына ниндидер яңалык кертелә. Быел “Август” компаниясенең керүе зур куаныч булды һәм без аларның реаль эшләрен күрдек. Ел дәвамында авыл хуҗалыгының төрле тармакларында 2 млрд сумга якын инвестиция ясалды. Техника алу өчен генә 1 млрд сум инвестиция кертелде. Республикада бу кадәрле зур инвестиция ясаган башка район булмады да. Республика техника алган өчен районнарга 1 миллиард сум субсидия бүлеп бирде. Шуның 200 млн сумын безнең район алды. Бу безгә тагын да сыйфатлырак эшләргә мөмкинлек бирә.

“Август”, “Туган як”, “Намус” агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе базасында яңа формирование – “Август-агротехнология” компаниясе төзергә ниятлибез. Ул киләчәктә авыл хуҗалыгында дөньякүләм яңа технологияләр нигезендә эшләү өчен бөтен республикага белгечләр әзерләячәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бу юнәлештә килешү төзедек. Бу эшчәнлегебез районны тагын бер баскычка югары күтәрергә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм.

Узып баручы ел юл төзелеше буенча иң күп инвестицияләр кертелү белән тарих битләренә кереп калыр. Тулаем алганда федераль һәм республика бюджетыннан 600 млн сум акча җәлеп ителде. Тат. Бүләр юнәлешендә аеруча күп эшләнде. Төп юлларны төзү белән бергә, авыл эчләренә дә асфальт юл керде.Объектларны төзекләндерү эшләрен дә дәвам иттек. 2018 елны бик уңышлы булды, дип әйтәсем килә.

– Киләсе елда төзү-төзекләндерү юнәлешендә нинди эшләр планлаштырыла?

– Безнең максат – менгән баскычтан кире төшмәскә. Зур төзелеш эшләре республика һәм федераль бюджет средстволары белән дә бәйле. Киләсе елда юллар төзелеше дәвам итәчәк. Бу максатка быелгыдан да ким булмаган күләмдә финанслар булыр, дип фаразлана. Тат.Бүләр авылыннан асфальт юл Исәнсеф-Актаныш чигенә барып җитәчәк. Актаныш, Яр Чаллы юнәлешендәге юллар да ремонтланачак.

Төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк. Быел Мөслимдәге Кооператив урамының беренче өлешен файдалануга тапшырсак, киләсе елда реконструкция эшләрен Ык күперенә кадәр алып барырга планлаштырабыз. Төзекләндерү калган урамнарда да дәвам итәчәк.

“Кояшлы Ык” ял зонасында өр-яңа бассейн төзелеше башланды.Аны 2019 елда сафка бастырырга өметләнәбез. Төзелеш өчен республика бюджетыннан 150 млн сум чамасы финанс бүленде. Моны районда башкарылган колачлы эшләрне республика җитәкчелегенең бәяләве дип аңларга кирәк. “Кояшлы Ык”та республика программасы кысаларында чаңгы базасы да төзеләчәк. Моның өчен 7 млн сум акча бүленде. Мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү юнәлешендә дә эшләр дәвам итәчәк. Мөслимдә “Карлыгач” балалар бакчасына ремонт керәчәк.Муниципаль юл фонды ярдәме белән күпфатирлы йортлар ишегалларына тротуарлар ясауны дәвам итәчәкбез. “Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү” программасы кысаларында яңа сабантуй мәйданчыгы төзелешен башлау планлаштырыла. Киләчәктә ул 20-30 мең кеше сыярлык зур фестиваль мәйданчыгы булыр, дип көтелә. Өстәмә амфитеатрлар эшләнде. Балалар өчен аерым амфитеатр, ипподром да булачак. Республика ярдәме белән асфальт юллар, тротуарлар эшләп, махсус урындыклар урнаштырырга ниятлибез. ТАССРның 100 еллыгын, Мөслимнең 300 еллыгынә леге урында зур фестиваль яки Ык буе авыллары Сабантуе итеп үткәрергә, дигән хыялыбыз бар.

– Рамил Хәмзович, соңгы елларда авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы хисабына күп эшләр башкарылды. Җирлекләрдә тагын нинди олы проблемалар калды, аларны хәл итү өчен киләсе елларда ниләр эшләнәчәк?

– Авылларның инфраструктурасын үзгәртүгә зур игътибар бирдек: юллар ремонтланды, урам утлары ясалды, зиратлар төзекләндерелде, 33 паркка нигез салынды. Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, сабантуй мәйданнары, ял парклары – барысы да халыкка хезмәт итәчәк. Соңгы ике елда халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү максатында линияләрне алыштыруга зур игътибар бирдек. Яңа линияләр заманча технология һәм материаллар кулланып төзелә. Быел республика ярдәме белән Тат.Бүләр, Тойгелде авылларында зур эш башкарылды. Моннан тыш тагын 16 авылда су линияләре яңартылды.Киләсе өч елда чиста су белән тәэмин итү проекты кысаларында башка авылларда да эшне дәвам итәчәкбез.

Быел Метрәй, Иске Карамалы, Тойгелде авылларында халыкны туплаучы үзәкләр булдырылды.Һәр авылның үзәге булырга тиеш, дип уйлыйм. Җирлекләрдәге хәл итәсе проблемалар гыйнвар, февраль айларында узачак халык җыеннарында тагын да конкретлаштырылыр. Халык белән фикерләшеп, алга яңа бурычлар билгеләнәчәк.

– Ел саен районга торак төзелеше һәм аларны файдалануга тапшыру буенча бурычлар җиткерелә. Әлеге юнәлештә ниләр эшләнде?

– Җирлектә төзелеш бара, яңа йортлар калка икән, аның киләчәге өметле, дигән сүз. Быел 8 мең квадрат метрга якынторак мәйдан – күбрәк шәхси йортлар – төзелде. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән план үтәлде. Тик районда ел саен 10-12 мең квадрат метр торак мәйдан төзелергә тиеш, дип уйлыйм. Бу яшьләребезгә шушы җирлектә калырга, яңа белгечләр тартырга мөмкинлек бирер иде. Шунысы куандыра: быелторак шартларын яхшырту өчен 42 яшь гаиләгә сертификат ала алдык. Киләсе елда да бу ярдәм кимемәсен иде. Район үзәгендәге “Яңарыш” микрорайонында су һәм электр линияләре үткәрелде. Иң куандырганы: республикадан 42 млн сум финанс средстволары җәлеп итеп, әлеге микрорайонда газлаштыру эшләрен башкара алдык. Бүген әле йортлар да салынып бетмәгән урамнарда ут, юл, су, газ бар. Бу эш Аэропорт микрорайонында да дәвам итәчәк.

Быел, коры сөт заводы артында чүп яткан мәйданны чистартып, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте йорт төзи башлады. Кооператив урамының әлеге өлешендәге күпфатирлы йортлар ишегалларын республика ярдәме белән төзекләндергәннән соң, биредә күпфатирлы өч йорт төзерлек урын барлыкка килде.

– Рамил Хәмзович, җирлегебездә каты көнкүреш калдыкларын җыю бик яхшы оештырылган иде. Киләсе елдан республикада чүп җыю буенча бердәм оператор эшли башлаячак, диләр. Безнең районда бу эш ничек оештырылачак?

– Әйе, федераль дәрәҗәдә бердәм операторга күчәргә дигән карар кабул ителде. Республикада ике оператор эшләячәк. Безнең зонада “Гринта” дигән оешма эшләр, дип көтелә. Ул 17 районда каты көнкүреш калдыкларын җыеп, махсус полигоннарга урнаштырырга тиеш. Киләчәктә заводлар төзелеп, әлеге калдыклар шунда утильләштереләчәк.Бу хезмәтнең якынча тарифы да җиткерелде. Моңа кадәр бер кешедән айга 30 сум җыелса, киләчәктә бу сумма НДС белән бергә 90 сумнан да артырга мөмкин. Әйткәнемчә, бу – федераль канун таләбе. Билгеләнгән операторлар әлегә 2 машина белән эшләр, дип көтелә. Әмма “өлгерерләр микән” дигән шигебез бар. Чөнки көнкүреш калдыкларын җыюда бүген берничә юнәлештә 7 машина эшли. Бәлки, киләчәктә үзебезнең машиналарны җәлеп итәргә туры килер. Иң борчыганы – тарифның артуы һәм графикның үзгәрүе. Әмма, ничек кенә булмасын, без бу эшне халык белән аңлашып, килешеп башлап җибәрербез, дип ышанам.

– Районда мәдәни һәм спорт чараларыдирекциясе эшли башлады. Әлеге оешма нинди максатларда оештырылды?

– Соңгы елларда җирлегебездә республика һәм федераль һәм җирле бюджет, иганәчеләребез ярдәме белән парклар, спорт комплекслары төзелде. Төзү – бер хәл, аларга халыкны күбрәк җәлеп итәргә, массакүләм чараларга тартырга кирәк. Алар чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Боларның барысын да контрольдә тоту, өстәмә чаралар уздыру – яңа оешкан структураның төп максаты. Районда узучы спорт һәм мәдәни чараларны дирекция ярдәме белән оештыру максатын куйдык. Бүген анда 5 хезмәткәр эшли. Алар ярдәме белән Мөслимдә шугалак, чаңгы трассасы эшләнде, тау шуу урыны булдырылды. Үзәк чыршы мәйданчыгы – алар карамагында. Киләчәктә туризм да шушы дирекция эшчәнлегенең бер юнәлеше булыр, дип уйлыйбыз.

– Бу көннәрдә районда халыкның рухи тормышын баету, әхлак-тәрбия мәсьәләләре буенча программа эшләнә. Аңа нинди өметләр баглыйсыз?

– Бүген кешенең әйләнә-тирәсе, тышкы дөнья яхшы якка үзгәрде. Әмма кешенең эчке дөньясы бай булмаса, ул бүгенге матди кыйммәтләрне бәяләргә әзер булмый. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: ниләр генә төзесәң дә, кеше аңа шөкер итмәячәк, канәгать була белмәячәк. Матди хәлебез уңай якка үзгәргән саен кешенең рухи дөньясы ярлылана кебек. Кешедә канәгатьсезлек хисе өстенлек итә, шөкер итә белмәүчеләр күп. Үз-үзенә кул салучылар да бар. Димәк, аларның эчке проблемалары булган. Без аны чишүдә ярдәм итә, аңлата алмаганбыз.

Мохтаҗлар бар арабызда, авырулар, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Аларга ярдәм итәргә күңел киңлеге җитми. Канәгатьсезләр белән бергә эчке агрессиягә ия булучылар, җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыручылар да бар. Шуларны күздә тотып, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирү кирәк, дип таптык. Кешенең әхлагын, рухи дөньясын үзгәртү кирәк. Бу юнәлештә эшләнүче программаның һәр категория гражданга исәпләнгән аерым юнәлешләре бар.

2018 елны районда “Сәламәтлек елы” дип игълан итүебез дә шул максаттан иде. Бүген бездә сәламәтлегебезне ныгыту, физик яктан чыныгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. “Яшел Мөслим” проекты да рухи тормышыбызны баету, сәламәтлегебезне кайгырту максатында эшләнде. Чөнки утыркан агачларыбыз, бердән, җирлегебезгә матурлык, ямь өстәсә, икенчедән, тын юллары авырулары белән интегүче райондашларыбызга ярдәм итәчәк. Гомумән, безгә сәламәтлегебезне кайгыртып, күңел матурлыгыбызны, рухыбызны баетып, киң күңелле, ярдәмчел булып яшәргә өйрәнергә кирәк.

– Кешенең күңеле катылануның сәбәбе нәрсәдә, дип уйлыйсыз? Аның күңеленә ничек барып җитәргә? Бу сорау күптән түгел генә узган инвалидлар ункөнлеге һәм хәйрия марафоныннан соң аеруча калку булып килеп басты кебек.

– Бүген районда 1920 инвалид исәпләнә. Арада аеруча мохтаҗлары, ярдәм сораучылары да күп. Унар ел буе урам күрмәгән ДЦП диагнозлы балалар бар. Ни өчен чыга алмыйлар? Чөнки махсус коляскалар кирәк. Алар 150 мең сум тора. Мохтаҗларга ярдәм итү теләге кешенең күңелендә булырга тиеш. Бу – җәмгыятьнең көзгесе. Бер-береңә ярдәм итү теләге көчле икән, миһербанлылык сыйфатлары өстенлек итә икән, җәмгыять җитлеккән, дигән сүз. Кеше үз дөньясы белән генә яши икән, аның күңеле тарая, ул башкаларны күрми башлый. Марафоннан соң без, зур җыен ясап, анда районда яшәүче инвалидлар турында видеороликлар күрсәттек. Шул җыеннан соң берничә кеше: “Нигә ярдәм кирәклеген иртәрәк әйтмәдегез?”– диде. Миндә “Мәгълүмат биреп җиткермибез” дигән фикер туды. Безгә бер-беребезне изге эшләргә өнди белергә, шәхси үрнәк тә күрсәтергә кирәк икән.

– Яшьләрне җирлектә төпләндереп калдыру максатынды ниләр эшләнә?

– Бу бер көндә генә туган проблема түгел. Яшьләрнең шәһәргә китү процессын туктатуның төрле юлларын эзлибез. Җирлегебезне төзекләндерү, яшәү өчен уңай шартлар булдыру да шушы максаттан эшләнә. Күп шәһәрләрдә әле бездәге кебек инфраструктура юк. Бездәгедәй мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, йөзү бассейны да күп шәһәрләрдә юк. Ләкин болар белән генә тукталып калырга ярамый. Бүген яңа эш урыннары булдыру хакында уйлыйбыз. Җир белән эшләү академиясен булдыру да шушы максатны күздә тота. Мөслимдә “Август”, “Намус”, “Агромастер” компанияләре эшли торган технологияләр нигезендә уку үзәге төзеп, практик агрономнар әзерләү мөмкинлеге булуын дәлилләдек. Министрлык моңа риза булды. Без беренче укуларны февральдә башларга җыенабыз. Киләчәктә шушы нигездә уку үзәген ачарга ниятлибез. Яшьләребезгә эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә дә төрле бизнес-класслар кирәк. Бүген без ике юнәлештә эшләүне кулай күрәбез. Беренчесе авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү булса, икенчесе – җирле үзидарә академиясен төзү. Бүген җирле үзидарәләр системасында эшләү өчен Россиягә белгечләр әзерли алабыз. Аларны китерәбез икән, аларга тулай торак, кунакханә, ашханә кирәк, укытырга кирәк. Бу безнең өчен өстәмә бизнес булачак.

–  Рамил Хәмзович, мөһим карарлар кабул иткәндә хезмәттәшләрегез фикеренә таянасызмы? Эш мәсьәләләре турында өйдә дә сөйләшәсезме?

– Өйдә эш хакында сөйләшмәскә тырышабыз. Карарлар кабул иткәндә төрле вакыт була: кайвакытта үз фикереңне туплыйсың да, яңа бурыч-йөкләмә аласың. Күп вакыт шушы түгәрәк өстәл артына урынбасарлар һәм белгечләр белән җыелып киңәшләшәбез, сөйләшәбез. Аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлыйм һәм, уртак бер фикергә килеп, кирәкле карар кабул итүне үз җаваплылыгыма алам. Бүген мин шушы җирлектә башлык икәнмен, мин республика җитәкчелеге алдында, Мөслим халкы алдында җаваплы. Җирлегебездә яшәүче һәр кеше яхшы яшәргә хокуклы. Безнең бурыч – халыкның матур, имин тормышын тәэмин итү.

– Рамил Хәмзович, Яңа ел уңаеннан бәйрәм теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.

– Һәр яңа туган көн – минем өчен яңа ел, яңа көн. Сау-сәламәт булып, һәр яңа туган көнгә шатланып яшәү – үзе зур бәйрәм. Ел дәвамында күп эшләнде, бик күп бурычларны хәл итеп, куелган максатларга ирешә алдык. Бу уңайдан хезмәттәшләремә, барлык җитәкчеләргә, райондашларыма тирән рәхмәтемне җиткерәм. Ә Яңа ел хәерле килсен, дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Һәрвакыт бердәм булып яшәсәк иде. Һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Хыялларыбыз тормышка ашсын, киләсе елыбыз да матур эшләргә бай булсын!

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X