Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Марат Әхмәтов: "Мөслимдә текә борылыш елы"

Әлеге җөмләне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мөслим җирендә узган очрашу вакытында әйтте. - Быел Мөслимдә яхшы якка зур үзгәрешләр ясалган. Бүгенге очыш вакытында кырларда эшнең оештырылганлыгы күренде. Басуларда 100 дән артык техника эшли. Димәк булачак иген уңышына ныклы нигез салына. Быел республикада авыл хуҗалыгы буенча...

Очрашуда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры Илдар Гимадиев катнашты. Шулай ук район авыл хуҗалыгы формированиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да министр белән аралаштылар.

Очрашу "Намус" агрофирмасының чөгендер чәчү эше барган басуында узды. 1300 гектарны тәшкил иткән басуда 6 агрегат эшли, җирне культивацияләү, ашлау һәм чәчү берьюлы башкарыла. Эш ике сменада оештырылган. Механизаторлар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. "Намус" агрофирмасында быел 5123 гектарда чөгендер чәчеләчәк. Бүгенге көнгә 650 гектарда эш башкарылган. Чөгендер чәчү тулысынча америка технологиясе белән башкарыла.

Район башлыгы Рамил Муллин да язгы кыр эшләренең төп өлешен 10 көн эчендә тәмамларбыз дигән ышанычын белдереп:

- 32 мең гектарда - язгы культуралар, 9100 гектарда техник культуралар чәчү планлаштырыла. Узган ел белән чагыштырганда карабодай мәйданнары ике тапкырга артачак, шулай ук яңа культуралар игү дә планлаштырыла. Мәсәлән, 700 гектарда люпин һәм, күргәнебезчә, "Намус"та шикәр чөгендере игеләчәк. Бүгенге көнгә 15700 гектарда (85%) уҗым культуралары һәм 7400 гектарда (70%) күпьеллык үлән, 4600 гектарда (25%) уҗым, 23600 гектарда (47%) көздән эшкәртелгән җирләр тырмаланды. Барлыгы 3800 гектарда чәчү эшләре башкарылды, шуның 2100 гектары арпа, 770 гектары язгы бодай, 280 гектары люпин һәм 650 гектары шикәр чөгендере. Чәчүдә барлыгы 24 берәмлек техника катнаша, шуның 18е югары җитештерүчәнле комплекслар. Чәчү эшләренең төп өлешен 10 көн эчендә башкарып чыгарга дигән максатыбыз бар, - дип, язгы кыр эшләре барышына анализ ясады.

Министр үз чыгышында шулай ук:

- Җилле һава торышы туфрактагы дымны бик тиз ашап бетерә. Дым бар чакта орлыкны җир куенына салып калырга кирәк. Мөслимдә техника яңарту буенча да алга китеш зур. Шуңа күрә дә чәчү эшләре кыска срокларда тәмамланыр дип ышанам, - диде Марат Әхмәтов.

Ә ышаныч булу - иң яхшы терәк ул. Без дә үз чиратыбызда әлеге ышанычны аклап, көзне мул уңыш һәм югары нәтиҗәләр белән каршыларбыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев