Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Максатыбыз – киңкырлы шәхес тәрбияләү

Бүгенге көнгә мәктәп кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. 43 педагогның 11е – башлангыч класслар, 30ы – урта һәм югары звено укытучылары, социаль педагог һәм педагог-психолог эшли. Мөгаллимнәрнең уртача яше – 42, педагогик эш стажы – 18 ел.

“Заман таләп иткәнчә төпле белемле, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү – Мөслим лицееның төп бурычы”, – ди мәктәп директоры Лилия Хәбибуллина. Бу бурычның ничек тормышка ашырылуы турында Л.Хәбибуллина белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Лилия Яһдиевна, сүзне дәүләт имтиханнарыннан башлыйк әле. Узган уку елын укучылар нинди нәтиҗәләр белән тәмамлады?

– Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә килгәндә, соңгы өч елда математика, химия, рус һәм инглиз телләреннән, җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан имтихан нәтиҗәләре яхшырды. 5 фән буенча – район күрсәткечләреннән, 3 фәннән республиканыкыннан югарырак. 5 фәннән укучыларыбыз 80 һәм аннан югарырак балл җыйды. Нәтиҗәдә укучыларның барысы да югары уку йортында белем ала. 9 сыйныфны тәмамлаган укучыларның рус теле, математика, химия, географиядән нәтиҗәләре районныкы белән чагыштырганда югарырак. 9 классны тәмамлаган 47 укучының 28е 10 сыйныфка укырга килде. 10сы – аграр көллияткә, 9 укучы махсус урта белем бирүче уку йортларына керде.

Укуга уңай мотивация булдыру максатында 2016 елдан “Лицей укыту минимумы” проекты кертелде. Мөгаллимнәр укыту минимумы материалларын мәктәп сайтына урнаштыра. Укучылар, биремнәрне алып, аңа мөстәкыйль әзерләнәләр. Ул чирек саен, елга дүрт тапкыр зачет формасында үткәрелә. Әлеге проект БДИга әзерлек, белем алуда өзеклекләр булдырмау, ФГОС таләпләренә туры китереп, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү чарасы булып тора.

 

Бүгенге көндә лицейда 460 бала белем һәм тәрбия ала. Классларда бала саны – уртача 20 кеше. Медицина күрсәткечләре нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга индивидуаль укыту планы буенча өйдә укыту оештырылды. Бу уку елында 4 бала өйдә укытыла, 2 бала гаиләдә белем алу формасында укый башлады. Мәктәп буенча сыйфат өлгереше соңгы өч елда 60-62% тәшкил итә.

 

– Лицей укучылары фән бәйгеләрендә дә яхшы нәтиҗәләр белән куандыра...

– Фән бәйгеләренең муниципаль этабында укучыларыбыз 99 призлы урын алды. Республика этабында 1 укучыбыз татар теле буенча олимпиадада җиңү яуласа, 5 укучыбыз төрле фәннәрдән призлы урыннарга лаек булды. Лицейлылар сәләт һәм белемнәрен Россия, республика һәм районкүләм бәйгеләрдә дә күрсәтәләр. Спорттагы уңышларыбыз аеруча югары. 2017 елда “Йолдызларга якынрак” мини-футбол ярышында лицей командасы Россия чемпионы исемен алды. Быел безнекеләр россиякүләм “Президент ярышларында” 74 команда арасында 3 урынга лаек булдылар. Тренерлары – Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов.

“Мәктәпкә – шахмат” проекты башлангыч сыйныф укучыларын бик кызыксындырды. Лицейда көн саен эшләүче шахмат түгәрәгендә башлангычлар белән беррәттән “Миләшкәй”, “Кояшкай” балалар бакчаларына йөрүче нәниләр дә шөгыльләнә.

– Соңгы елларда мәктәпне заманча җиһазлауга да зур игътибар бирелде.

– Әйе, соңгы елларда лицей танымаслык булып үзгәрде. Матди-техник базабыз ныклы һәм яңартылып тора, мәктәп территориясе төзекләндерелде.

Узган ел ремонт өчен муниципаль бюджеттан өстәмә акча бирелде. Конференция залы, лингафон кабинеты белән бер системага тоташкан заманча мәгълүмати китапханә челтәребез бар. Лицейга беркетелгән Тат. Шуран, Сал.Мухан, Яңа Усы төп мәктәпләре белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Узган уку елында әлеге мәктәп укытучылары һәм 8-9 класс укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрдек. Район үзәгенең “Кояшкай”, “Карлыгач” балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бакча балалары өчен экскурсияләр оештырабыз, китапханә, музей, “Кечкенәләр мәктәбе” белән таныштырабыз.

Мөмкинлектән файдаланып, ремонт-реконструкция эшләрен үткәрүдә ярдәм иткән, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә теләктәшлек күрсәткән, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торган район җитәкчелегенә, иганәчеләребезгә, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясенә кушылган төрле еллардагы чыгарылыш укучыларына, әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә ярдәмләшеп, уртак максатлар белән янып яшәрбез, дигән теләктә калабыз.

– Бүген киңкырлы шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен дәрестән тыш нинди чаралар оештырыла?

– Лицей “Тулы көн мәктәбе” режимында эшли. Әлеге модель дәрес һәм дәрестән соңгы эшчәнлекне берләштерергә ярдәм итә. Бездә төрле юнәлештәге 13 түгәрәк эшли. 1-8 класслар өчен, федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, сыйныфтан тыш эшчәнлек 5 юнәлештә алып барыла. Мәктәп түгәрәкләрендә 188 укучы шөгыльләнә. Шулай ук укучыларыбыз сәнгать, спорт мәктәпләренә, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә, бассейнга, мәдәният йортындагы түгәрәкләргә дә бик теләп йөриләр. Башлангычлар өчен озынайтылган көн төркеме эшли. Икенче чиректән укучыларны бассейнга йөртү графигы төзелде. Автобуслар белән йөртү мөмкинлеге тудырылса, бу юнәлештә эш тагын да җанланыр иде.

Тулы көн режимында эшләү укучыларыбызны төрле проектларга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. “Мәктәп матбугаты”, “Лепбук” проектларында укучыларыбыз бик теләп катнаша. “Мәктәптә мини-футбол” проекты кызларда да футбол уйнау теләген арттырды. “Лидерлык мәктәбе” проекты булдырылды. “Балалар – балаларга” социаль проекты кысаларында укучыларыбыз башка мәктәпләрдә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән аралаша. Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр сайлау юнәлешләрендә эшчәнлеккә игътибарны көчәйтеп, укучыларга яңа проектлар тәкъдим итәбез. Аларның берсе авыл җирлегендә фермерлык хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән. Икенчесе – “Повар – тәмле һөнәр” проекты. Моннан тыш 9 класс укучылары, “Үзем сайлыйм” районкүләм профориентацион проектында катнашып, табиб, укытучы, юрист һөнәрләре белән якыннанрак танышалар.

 – Лилия Яһдиевна, кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар бармы? Мәктәпкә яшьләр киләме?

– Педагогик коллективка килгәндә, укытучыларыбыз – югары квалификацияле. Мөгаллимнәребез районда гына түгел, республика һәм россиякүләм танылу алды. 22 укытучы төрле грантларга ия булды. Ания Митрофанова, “Ел укытучысы-2017” бәйгесенең зона этабы җиңүчесе буларак, республика этабында уңышлы чыгыш ясады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдыйкова, рус теле хәм әдәбияты укытучысы Светлана Фазилова “Авыл укытучысы-2018” республика конкурсында җиңү яулады. Дөрес, бүгенге көндә физика, математика, рус теле, башлангыч класс укытучыларына кытлык булуын әйтергә кирәк. Проблеманы уңай хәл итү максатында лаеклы ялдагы биш укытучыны кабат эшкә чакырдык. Шунысы куанычлы: узган ел “Максатчан уку” республика проекты кысаларында – өч, быел бер укучыбыз югары педагогик уку йортларына укырга керде. Алдагы тормышларын укытучы һөнәре белән бәйләргә теләгән укучыларыбызны үзебезнең сафларда көтеп калабыз.

 

Әңгәмәдәш – Әлфинур

Ногманова.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев