Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кышкы спартакиада уеннары башланды

Бүген «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында XXXIII Кышкы спартакиада уеннары башланды.

200 дән артык спортчы, 12 командага берләшеп, бүген спортның бадминтон, кул көрәше һәм таяк тарту төрләре буенча көч сынашты.

Спартакиада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровның рапорт бирүе белән башланды. Тантана барышында ГТО нормативлары тапшырган яшь спортчыларга ГТО значоклары тапшырылды. Ярышлар башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Хуҗин спорт сөючеләргә уңышлар теләде. 

Бүгенге уен нәтиҗәләре

КУЛ КӨРӘШЕ

Хатын-кызлар

 1 урын - Үзәк шифаханә командасы;

2 урын - Электр һәм инженерлык челтәрләре командалары;

3 урын - Балалар бакчалары командасы.

Ир-атлар

1 урын - Мәктәпләр җыелма командасы;

2 урын - МВД командасы;

3 урын - Туган Як командасы.

 

БАДМИНТОН

1 урын - Үзәк шифаханә командасы;

2 урын - Август командасы;

3 урын - Мәктәпләр җыелма командасы.

 

ТАЯК ТАРТУ

1 урын - Август командасы;

2 урын - Үзәк шифаханә командасы;

3 урын - Туган Як командасы.

Иртәгә, 5 февраль көнне, уеннар спортның йөзү, канат тарту һәм өстәл теннисы төрләре буенча дәвам итәчәк.

 Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев