Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кыенлыкларны җиңә барып

Илнар Хәмәдишин – Баек авылы егете. Күп яшьләребез шәһәргә омтылган, авылдан читкә агылган чорда Илнар туган авылында кала. 2012 елда терлекчелек юнәлешендә эшләүче фермер хуҗалыгы оештыра. Бүген аның хуҗалыгында 160 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 80е – савым сыерлар.

Фермер эшен иске торакта башлап җибәрә. Эш башлаган чорда бер үзе генә булса, бүген инде фермер хуҗалыгында ике савымчы, бер каравылчы һәм бозау караучы эшли:

– Эшли башлаганда берникадәр курку хисе бар иде. Авылда туып үссәм дә, терлекчелек тармагын якыннан белми идем. “Эшләп китә алырмынмы?” дип борчылдым. Булган кыенлыкларны әти-әнием, туганнарым ярдәме белән җиңеп, эшләп киттек. Сүз дә юк, эшли башлау белән сиңа уңыш елмаймый. Шуңа күрә дә, һәр адымны уйлап атларга, алдан ук планлаштырып эшләргә, сабыр булырга кирәк. Әле хәзер дә көн саен нинди дә булса проблема тумый калмый. Шулай да, артка чигенергә уйламыйбыз, киләчәккә карап эшлибез. Бүген егерме баштан артык буаз танабыз бар. Димәк, киләчәктә көтү дә яңарачак, продукция алу да артачак, – ди Илнар Хәмәдишин.

Чыннан да хуҗалык алга таба яңа күрсәткечләргә йөз тотып эшли. 2015 елда Илнар гаилә фермасы төзү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу бәхетенә ирешә. 3 млн 900 мең сум күләмендәге грант акчасына 100 баш савым сыерга исәпләнгән торак төзеп куйган. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: биредә сыерлар бәйсез ысул белән асрала. Алар савым вакытында гына торакка керәләр, ә калган вакытта утарда йөриләр. Алларыннан печән-салам өзелми.

– Күп сыерлар ташлану сәбәпле, бүген 400 литрдан артык сөт савып алабыз. Терлекләргә азык җитәрлек әзерләнде, һәр шартлы терлеккә 37,9 цетнер азык берәмлеге туры килә. Тупас азыклардан тыш сенаж, фураж һәм кирәкле минераль өстәмәләр малларның продуктлылыгын арттырырга ярдәм итә, – ди Илнар.

Фермерның 580 гектар җире бар. Аның 100 гектарында печән үстерәләр, калганында бөртекле культуралар игелә. Кышлату чоры өчен үз көчләре белән 1000 тонна сенаж салганнар. Печән белән саламны төргәкләп хуҗалык ихатасына алып кайтып өйгәннәр. Узган ел техника паркын яңартырга да мөмкинлек тапкан фермер. Бүген аның карамагында ике “КамАЗ”, өч трактор һәм бер комбайн исәпләнә:

– Бу техникаларның берсе дә артык түгел, алар барсы да җирне тиешенчә эшкәртү, вакытында чәчеп, уңышны тиешле технологик срокта җыеп алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук терлекләрне ашату, тәрбияләү өчен дә техника кирәк, – ди фермер.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев эре агрофирмалар белән бергә, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм гаилә фермаларының ит-сөт җитештерүгә күләмле өлеш кертүләрен билгеләп үтте:

– Терлекчелек юнәлешендә дә матур күрсәткечләр белән эшләүче “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары белән бер рәттән, җирлегебездә 60тан артык кече фермер хуҗалыгы, 49 гаилә фермасы исәпләнә. Аларның 21е – сөтчелек, 4се мөгезле эре терлек ите җитештерү юнәлешендә эшли. Ит һәм сөт җитештерүдә әлеге фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермаларының да зур өлеше бар. “Хәмәдишин” крестьян-фермер хуҗалыгы бүген киләчәккә йөз тотып, яңа үрләр яулауны максат итеп эшли. 2019 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә яңа уңышлар елы булсын дигән теләктә калабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев