Мөслим-информ

Кулга-кул тотынып эшләү кирәк

Районда авыл җирлекләренең узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау һәм хәл итәсе проблемаларны анализлауга багышланган отчет җыелышларына старт бирелде. Чәршәмбе көнне Вәрәшбаш һәм Крәш. Шуран җирлекләрендә узган җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, урыннардагы оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

Крәш. Шуран җирлегендә авыл җыены, гадәттәгечә, җанлы узды. Төзекләндерү эшләре, тудырылган мөмкинлекләр өчен рәхмәт әйтүчеләр дә, вак-төяк проблема күтәреп, чүптән чүмәлә ясарга тырышучылар да булды. Авылга асфальт юл салдыру, район үзәгеннән маршрут автобусы йөртү, мәктәп ихатасының коймасын алыштыру, балалар бакчасына уен мәйданчыгы ясауда ярдәм итүне сорадылар. Районда тернәкләндерү үзәге төзелсә, халыкка файдалы булыр иде дигән фикер дә әйтелде. Җиңүнең 75 еллыгына фронтовиклар һәм тылда эшләүчеләр турында тулы мәгълүмат булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Авыл язмышына битараф булмауны хупларга гына кирәк, әлбәттә. Әмма вак-төяк җирле проблемаларны елга бер уза торган җыелышка калдырмыйча, вакытында хәл итү күпкә отышлырак булыр иде. Моның өчен авыл активы һәм депутатларның җирлек башлыгы белән кулга-кул тотынып эшләве генә кирәк. 

Тәвәккәллек кирәк! 
Илдә барган техник прогресс авыл хуҗалыгына да йогынты ясамый калмады. Егәрле техника классик технология нигезендә эшләүче агрегатларны һәм эшче көчләрне кысрыклап чыгарды. Бу шартларда күпләр югалып калды. Үз көнен үзе күрергә өйрәнмәгәннәр бигрәк тә. 
Ташъелгадагы ташландык торакларны алып, кошчылык белән шөгыльләнүче Ирек Хәмәдишин, Раеф Мортазин җирлекнең биш кешесен эшле иткән. Герман Алчинның сыр заводы эшләвен дәвам итә. Виктор Виноградов халыктан сөт җыю белән мәшгуль. Берничә гаилә фермасы бар. Петр Николаев һәм Таһир Мөэминов 7-8әр савым сыеры, үгез һәм бозаулар асрый. Илмир Галимов белән Рамил Нурлыгаянов та савым сыерларын дүрт башка җиткергән. 
Ә бит җирлектә эш яшендәге 197 кеше бар. Бюджет оешмаларында, “Август-Мөслим” агрофирмасында һәм читкә китеп эшләүчеләрдән кала башкалар ни белән көн күрә? Авыл кешесе терлек асраудан да күпмедер керем ала иде. Ләкин соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда мал саны кимү күзәтелә. Крәш. Шуран җирлеге дә искәрмә түгел. Бүген биш авылга нибары 252 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 103е – савым сыеры. Башка еллар белән чагыштырганда сыер саны – 26га, сарык һәм кәҗәләр 54кә кимегән. 
– Районда авылларның 30 процентында халык үзмәшульлек белән шөгыльләнә дияргә була. Метрәй, Тойгелде, Баланлы, Олы Чакмак җирлекләрендә үз эшләрен булдыручылар шактый. Ә Крәш. Шуранда эшмәкәрлек юк дәрәҗәсендә. Беркем дә читтән килеп эш ачып бирмәс, үзегезгә тәвәккәллек кирәк! – диде район башлыгы Рамил Муллин, халыкка мөрәҗәгать итеп. 

Сусызлык 
хәл ителсә дә 

Тат. Шурандагы сусызлык республикага шаулады узган ел. Өч айга сузылган проблеманы, ниһаять, хәл иткәннәр. Гомумән, җирлектә халыкны эчә торган су белән тәэмин итү буенча күп эшләнгән. Каенсаз, Приют Шуран авылларында су трассаларын тулысынча яңартканнар. Шәхси хуҗалыклар, мөмкинлектән файдаланып, өйләренә үк керткән суны. Приют Шуранда 5 колонка, ике янгын сүндерү гидранты урнаштырылган. Тат. Шуранда, ике скважина яраксыз хәлгә килү сәбәпле, яңа скважина бораулаганнар. Ләкин моның белән проблема хәл ителде дигән сүз түгел әле: Шуранда гына да 3 километрга якын су трассасын яңартасылары бар. Карап торганнары – халыктан җыелган үзара салым акчасы. 
– Авыл җыеннарында халыктан үзара салым акчасын 1әр мең сум күләмендә җыярга дигән карарга килдек. Узган ел ахырында яңа скважина бораулаган өчен 600 мең сумнан артык акча түләргә кирәк. Шуранлылардан җыелачак үзара салым акчасы шул максатка тотылачак. Төзекләндерү эшләренә – 591 мең сум, юлларны карап торуга – 181 мең сум, урам утларына 41 мең сум акча бүлергә планлаштырдык,– диде Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин. 

“Бәхетсезләр булмасак иде!” 
Башка җирлекләргә хас проблемалар да җитәрлек. Иң борчыганы – авылларның картаюы. Исәптә торган 243 хуҗалыкның 46сы буш. Биш ел эчендә җирлектә халык саны 76 кешегә кимегән. Бүген теркәлгән 400 кешенең дә 85е читтә яши. Исәптә – бар, санда – юк, димәк. Халыкның яртысы – пенсионерлар. Биш авылга мәктәп яшендәге 30 бала бар. Тат. Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбендә 26 бала белем ала. Аларга 12 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп директоры Венера Шаева сүзләренә караганда, белем сыйфаты күрсәткечләре белән мактанырлыклары бар: имтихан нәтиҗәләре район һәм республика күрсәткечләреннән бер дә ким түгел. Узган ел “Тату сыйныф серләре” бәйгесендә 8 класс укучылары һәм әти-әниләре республика призеры булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 11 исәпләнә. Узган ел бер сабый туган, гаилә коручылар бөтенләй булмаган. Демографик хәлдә уңай борылыш күзәтелмәсә, мәгариф учреждениеләренең язмышы кыл өстендә калыр кебек. 
Директордан соң сүз алган мәгариф ветераны Фаягөл апа Гайнетдинованың авылның киләчәге өчен борчылуы аңлашыла: 
– Авылда картлар гына калып барабыз. Балалар 9нчы, 11нче класстан соң шәһәргә китеп бара. Киләчәктә авыл кем кулына калыр? Җирлектә ферма бар, маллар бар дип юанабыз да. Анда да санлы гына кеше эшли. Приют Шуран күз алдында бетеп килә. Туган авылы беткән кеше – бәхетсез! Бәхетсезләр булмасак иде! 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: