Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Күренеп тор!(+ФОТОЛАР)

Яктылык кайтаргыч элементларны халык арасында популярлаштыру буенча күп төрле чаралар уздырыла, юл иминлеге буенча уздырылган һәр чарада аларнын әһәмияте турында әйтелә. Кыш көне киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану аеруча актуаль. Шул уңайдан 7 февраль көнне Мөслимдә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча «Күренеп тор!» («Стань заметнее!») акциясе үткүрелде.

Яктылык кайтаргыч элементлар – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.

– Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә, – ди Юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Бу көнне район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өсләренә сары жилетлар киеп, кулларына агитацион плакатлар тотып, тематик лозунглар эйтеп, район үзәгенә – Тукай һәм Пушкин урамнары киселешенә килделәр. Балалар үтеп баручы җәяулеләрне киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар йөртергә өндәделәр, аларның әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрделәр, җәяүлеләргә яктырткыч элементлар тараттылар. Чара ахырында балалар флешмоб күрсәттеләр. Көн буранлы, салкын булуга карамастан, профилактик чара бик кызыклы һәм үтемле булды.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев