Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Динебездәге бәйрәмнәр бер-береңә мәрхәмәтле булырга һәм мохтаҗ кардәшләребезгә ярдәм кулы сузарга өйрәтә.

Бәйрәм көннәрендә мөселманнар гел изге гамәлләр генә эшләргә омтылалар, якыннарына гына түгел, барлык кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булырга тырышалар. Корбан гаетендә, мәсәлән, корбан итеп чалынган малның итен бәйрәм күчтәнәче итеп кешеләргә өләшәләр. Фәкыйрьрәк булган кардәшләребез дә бу көнне иттән төрле тәмле ризык пешереп, бәйрәм хисен татыйлар.

Әйе, ислам динендәге барлык бәйрәмнәр дә кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, үзара ярдәмләшергә, игелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Якынлашып килгән Корбан гаетенең хикмәте – янәшәбездә яшәүче, тормыш хәле авыр булып, хәерчелектән интеккән кешеләрнең тамагын туйдыруга һәм, гомумән, җир йөзендәге мохтаҗларның авыр хәлен беразга гына булса да җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Шуңа да корбан чалу йоласын үтәргә тырышырга кирәк, чөнки бу гамәл җәмгыяткә бик зур файда китерә. Әгәр кешенең, яшәү минимумыннан тыш (азык-төлек алырга кирәкле сумма, ут-газга түләү һ.б.), әҗәткә кермичә, гаиләсенә финанс авырлыклары китермичә корбан чалырлык акчасы кала икән, ул очракта корбан чалу тиешле. Бу гамәл Аллаһ каршында үтәлергә тиешле бурыч булып тора. Җитәрлек байлыгы булган һәм Раббыбызның тагын да күбрәк нигъмәтләренә лаек булырга теләгән мөселманнар корбан чалырга ашкыналар.

Аллаһ Тәгалә “Кәүсәр” сүрәсенең 2нче аятендә болай ди: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм (ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне ашатыр өчен) корбан чал”. Димәк, корбан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә чалына. Корбанлык малны Аллаһның әмерен үтәп, Аңа буйсынып, әҗер-савап өмет итеп түгел, ә “барыбер ашарга ит кирәк иде”, дигән нияттән чыгып чалсак, бу вакытта әлеге гамәлебез корбаннан китми. Аллаһ Тәгалә “Әнгәм” сүрәсенең 162нче аятендә дә шул хакта әйтә: “Укыган намазларым һәм бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәдер”. Һәрбер гыйбадәт – риясыз, дөньяның башка зиннәтләрен өмет итмичә, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнергә тиешле. Шул вакытта гына гамәл-гыйбадәтләребез кабул булачак. Шуңа да корбан – Аллаһ ризалыгы өчен чалына һәм Үзе биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү билгесе, Аның рәхмәтенә якынайтучы сәбәп булып тора. Корбанга нинди хайваннар чалынырга рөхсәт ителә соң? Изге китабыбызда бу сорауга да җавап бар. Аллаһ Тәгалә “Хаҗ” сүрәсенең 34енче аятендә шул хакта әйтә: “Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык (ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар). Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зикер итсеннәр; сезнең илаһыгыз – ялгыз бер Аллаһ. Үзенә кайтыгыз һәм итагать итегез. Ул ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландырыр”. Корбанга яраклы хайваннар хакында әйткәндә, галимнәр шушы аятьне дәлил итеп алалар, димәк без дөя, сыер яки үгез, сарык яки кәҗәне корбанга чала алабыз, әмма тавык, үрдәк ише кош-корт корбанлык була алмый. Шулай ук корбанга лаеклы хайваннарның тиешле яше дә тулган булу шарт. Дөя биш яшьтән дә ким булмаска, сыер яки үгез – ике яшьлек, сарык һәм кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әмма сарык бик таза, гәүдәсе бер яшьлек малныкы шикелле булса, алты айлыгы да рөхсәт ителә. Дөя, сыер, үгез кебек хайваннарны – җиде кеше исеменнән, ягъни җиде гаиләдән чалырга рөхсәт ителә. Әмма сарык, тәкә, кәҗә бер гаилә исеменнән генә чалына. Гаилә башлыгы булган ата кеше чала икән, бар гаилә исеменнән корбан чалынган була, хатынына яки балаларына дип, аерым корбан чалырга кирәк түгел. Малның кимчелекләре булса, аны корбанга чалырга ярамый, бу хакта да белергә кирәк. Бер күзле, авыру, аксак, бик ябык хайваннар корбанга яраксыз була. Пәйгамбәребезнең хәдисе моңа дәлил: “Хайваннарның дүрт төрен корбанга чалырга ярамый: бер күзле, авыру, аксак һәм ябык”. (Әбу Давыд риваяте, 2802). Менә шушы кимчелекләрдән имин булган, сәламәт хайваннар гына корбанга лаеклы. Малның берәр теше сынган булса, колагы әз генә киселгән яки мөгезенең бер кырые сынык булса, мәкруһ санала, әмма чалсаң, ул корбаннан китә. Камил, тулы әҗерсавапка ирешәсебез килсә, кимчелексез сәламәт хайваннар табарга тырышыйк. Дөнья эшен бик җентекләп тикшереп, өйрәнеп, ныклап белешеп эшлибез бит, мәңгелек тормышыбыз өчен кирәкле булган гамәлләребездә дә шулай тырышсак иде. Корбан чалган кешене тагын бер сорау борчый: чалынган корбан итен ничек дөрес итеп бүләргә? Галимнәр әйтүенчә, корбан итен өчкә бүлсәң хәерле. Бер өлешен, пешереп авыз итү өчен, үз гаиләңә калдырасың; икенче өлешен – туганнарга һәм күршеләргә, ә өченче өлешен мохтаҗларга бирү хәерле. Аллаһ Тәгалә “Хаҗ” сүрәсенең 36нчы аятендә безгә шул хакта әйтә: “…аларны ашагыз һәм канәгать була белүче фәкыйрьгә һәм оялып сораучы мохтаҗларга ашатыгыз”. Корбан чалынган көнне үк шул иттән берәр ризык пешереп, гаиләң белән авыз итү сөннәт һәм хәерле гамәл булып тора. Корбан итен сатарга ярамый, аның тиресен тире җыючыларга биреп, акчасын сәдака итеп өләшсәң була, үзеңә калдырып, кулланырга да рөхсәт ителә. Корбан чалуның вакыты. Бу гамәлне башкару Корбан чалына торган җирдә гает намазы укылганнан соң башлана һәм ул өч көн – тәшрикъ көннәре беткәнче дәвам итә. Шушы көннәрдә чалынса, корбан чалу гамәлен үтәгән булырбыз. Мал чала белгән кеше корбанны үзе чалса хәерле, чөнки Пәйгамбәребез корбаннарын үзе чала торган булган. Белмәгән кеше бүтән мөселманга әйтеп чалдыра ала. Раббыбыз барчабызга да олуг Корбан гаетен тыныч-имин көннәрдә каршы алып, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм итүне насыйп итсә иде. Мохтаҗ кардәшләребезне онытмыйча, ярдәм кулы сузып, аларны да шатландыра алсак иде.

Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин Ислам