Мөслим-информ

Киләчәккә якты хыяллар белән

Олы Чакмак авыл җирлегендә соңгы елларда фермерлык эшчәнлеге үсеш алды. Шулай ук үзмәшгуль булып теркәлүчеләр дә артканнан-арта бара. Альфира Хафизованың крестьян-фермер хуҗалыгы да – аягында нык басып торучылар рәтендә.

льфира һәм Алмаз Хафизовлар электән үк шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асрый. Республикада фермер хуҗалыклары төзелә башлагач та авыл җирлегенең ул вакыттагы башлыгы Расыйх Әдиятуллин Хафизовларны крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлергә “кодалый” башлый. 
– Аның тәкъдиме баштарак сагайтты. Ул вакытта хуҗалыгыбызда биш сыер бар иде. Курка-курка гына авылдашлардан сыерлар сатып алып, ихатада савым сыерлар санын егермегә җиткердек. Авыл фермасында маллар беткәннән соң, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, ике торакка күчендек, – ди Альфира.
Бүген аларның хуҗалыгында 100 савым сыер исәпләнә, 40 тана һәм бозаулары бар. Хафизовлар җәйге чорда мең тоннадан артык сөт савып алганнар. Бүген, күпчелек сыерлары ташлану сәбәпле, продукция җитештерү көнгә 600 литрга калган. Сөтнең бер өлешен бозауларга эчерәләр, артканын “Фаиза” җитештерү кооперативыннан килеп алалар. Мөгезле эре терлек итен дә, бозауларны да даими сатып торалар. 
– Узган ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу бәхетенә ирештек. Моның өчен район җитәкчелегенә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге грант ярдәмендә савым сыерлары сатып алдык. Киләчәктә аларның баш санын тагын да арттырырга ниятлибез. Үзебезнең сыерлардан туган бикәч бозауларны юнәлешле үстерәбез. Бүгенге көндә 30 тана әзерлибез, – ди фермер.
Савым сыерлары һәр көнне һавага чыга, җәен көтүлектә йөртеп ашатыла. Терлекләр алдыннан печән һәм салам өзелми. Шулай ук сенаж, һәр сыерга 4әр килограмм исәбеннән фураж бирелә. Төрле ярмалар кушып пешерелгән ашны яшь маллар аеруча яратып ашый икән. Маллар рационында тоз, акбур кебек минераллар, төрле витаминнар да бар. Фермерлар кышкы чорга печән һәм саламны да, фураж ашлыгын да җитәрлек әзерләгән. “Терлек азыгының муллыгы 235 гектар мәйдандагы пай җирләренә бәйле”, ди алар.
– Әлеге җирләрнең 100 гектарында – бөртек өчен бодай һәм арпа, калганында печән үстерәбез. Шуңа күрә салам, печән һәм фураж өчен чыгым чыгармыйбыз. Җирләрне эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен техникабыз җитәрлек: ике ДТ-75, бер Т-150, КСК-100 комбайны, өч МТЗ-80 һәм барлык тагылма кораллар да үзебезнеке. Пай хуҗаларына җир арендалаган өчен 5әр центнер күләмендә яхшы сыйфатлы ашлык бирдек, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Хафизовлар сигез авылдашларын эшле иткәннәр, аларның өчесе – савымчылар. Аларның айлык уртача хезмәт хакы 15-20 мең сум тәшкил итә. 
Район ветеринария хезмәте белгечләренә дә рәхмәтләрен җиткерә Хафизовлар. Барлык төр ветеринария чараларын алар ярдәме һәм киңәше белән үткәрәләр. “Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар”, – ди Хафизовлар.
Киләчәккә тагын да матур хыяллары бар аларның.
– Мин үзем кечкенәдән үк атлар яраттым. Бүген хуҗалыгыбызда биш ат бар. Киләчәктә атлар асрап карарга ниятлибез. Аларны үстереп сатарбызмы, ат итеннән төрле продуктлар җитештерербезме – ныклап уйлап бетерәсе бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Альфира Хафизова. 
Бирсен Ходай, Хафизовларның бу матур хыяллары да тормышка ашсын! Безгә исә киләчәктә әлеге хуҗалыкның атчылык буенча тәҗрибәсен дә башкаларга таратырга язсын!
Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: