Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” узды. Фоторепортаж

Хәрби хезмәткә китүче егетләргә истәлек бүләкләре, аларның әниләренә чәчәкләр бүләк ителде. Әфган сугышында катнашучы ветераннарга Әфганстаннан хәрби гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган истәлек медальләре тапшырылды.

Бүген районыбызда матур традициягә әйләнгән “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” узды. Чарада муниципаль район советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары урынбасары Ленар Һадиуллин, район иҗтимагый Совет рәисе, ТР халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, сугышчы-интернационалистларның район бүлеге җитәкчесе Данил Госманов һәм әфганчылар,  хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре, башка кунаклар катнашты. Ринат Гарипов бәйрәмне ачып, матур теләкләрен җиткерде.  Ленар Һадиуллин хәрби хезмәт үтүдәге яңалыклар белән таныштырды. Тәбрикләүчеләр арасында Рушат Солтанов, хәрби очучы Рәшит Шәфыйков, Данил Госманов, Илсөяр Кашапова да бар иде. Хәрби хезмәткә китүче егетләргә истәлек бүләкләре, аларның әниләренә чәчәкләр бүләк ителде. Әфган сугышында катнашучы ветераннарга Әфганстаннан хәрби гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Бәйрәм ахырында егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комлпексына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев