Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Күчәбезме?!

“Аналогы” белән саубуллашып, цифрлы телевидениегә күчү кампаниясе башланды инде. 20 канал гына җитми диючеләр, кабельле телевидение ялгата ала. Киресенчә уйлаучылар исә моңарчы караган интерактив телевидениедән һәм “тәлинкәләр”дән баш тарта ала. 

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары – Мөслим авылында гомер итүче Мансур Зиннуровка һәм Баек авылында яшәүче Гыйндулла Сәхиповка шушы көннәрдә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге тудырылачак. Приставкаларны урнаштыру эшен “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре башкарачак. Цифрлы телевидениегә күчү процессында приставка көйләтәсе булса, башкалар да “Мизгел” волонтерларына мөрәҗәгать итә ала.

– IР телевидение караучыларга цифрлы телевидениегә күчү кирәк булмаячак. Чөнки ул үзе үк – цифрлы. Ешлык спутник аша гына түгел, оптика буенча да килә. Шуның өчен цифрлы телевидениенең сурәте дә, тавышы да күпкә сыйфатлырак. Абонент түләвенә сервис хезмәте дә керә, функцияләре дә күбрәк. Бүгенге көндә җирлегебездә 3530 кеше IР телевидениегә ялганып, цифрлы телевидение карый, – ди район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев. 
Якын киләчәктә бар кешегә дә цифрлы телевидение карау мөмкин булачагын массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып-ишетеп беләбез, анысы. Ярый ла телевизорыңның “DVB-Т2” цифрлы стандарты булса. Бу вакытта аны көйләргә генә туры киләчәк. Ә андый стандартлар соңгы өч-дүрт елда чыккан телевизорларда гына барлыкка килде бит әле! Цифрлы форматта телевизор карыйм дисәң, “DVB-Т2” цифрлы приставкасын сатып алырга туры киләчәк. Яссы модельле телевизорларда да цифрлы телевидение карау мөмкинлеге юк. Приставка махсус кибетләрдә һәм почта бүлекчәләрендә сатыла. 
Приставкалар 20 гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Тик цифрлы 20 канал арасында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы юк. Бу очракта “ТНВ” каналын аналогтан карап булачак. “ТНВ” – аналогта калачак бердәнбер канал. 
“Аналогы” белән саубуллашып, цифрлы телевидениегә күчү кампаниясе башланды инде. 20 канал гына җитми диючеләр, кабельле телевидение ялгата ала. Киресенчә уйлаучылар исә моңарчы караган интерактив телевидениедән һәм “тәлинкәләр”дән баш тарта ала. 
– Без Казаннан Мөслимгә еш кайтабыз. Биредә әниебез гомер кичерә. Әни ул яңалыкларга теше-тырнагы белән каршы. Цифрлы телевидение ялгату өчен дә тиргәшеп беттек. Үземнең каналлар миңа җитә, ди. Сыйфаты өчен да көйми. Заманында аклы-каралы телевизор да карадык әле, ди. Ләкин балаларыбызга ул каналлар гына җитми. Без эшне җайлы гына хәл иттек. Әни карый торган бүлмәдә гади антенна калдырдык. Икенче бүлмәдәгесенә махсус приставка алдык, – ди райондашыбыз Әлфинур Касыймова. 
Сүз уңаеннан, ремонт-профилактика эшләре сәбәпле, 27 майда – Мөслим авылында, 28 майда Яңа Сәфәрдә 9.00 – 15.00 сәгатьләрдә аналог һәм цифрлы телевидение тапшырулары тукталып торачак, дип хәбәр итәләр ТР радиотелевидение тапшыру үзәгеннән. 

Лилия Шәймиева. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X