Мослим

"Күбәләк" балалар бакчасы 6 августта ачылачак

10 нчы июль көнне район башлыгы Рамил Муллин район активы белән берлектә санаулы көннәрдә сафка басачак "Күбәләк" балалар бакчасы төзелешендә һәм капиталь ремонт башланып киткән үзәк хастаханәдә булды.

Балалар бакчасында эчке эшләр генә калып килә. Без барганда бүлмә идәннәренә линолеум җәю дә төгәлләнеп килә иде. Җиһаз сайлау, бакча территориясен төзекләндерү белән бергә, сабыйлар өчен урамда уен мәйданчыклары ясалып килә. Район башлыгы эшне кыска срокларда төгәлләп, бакчаны 6 нчы августка кулланышка тапшыру бурычын куйды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: