Изге урын яки хәтер – мәңгелек!
Мемориаль комплекс хәтер сагында тора. Анда тәртипсезләнү, вандаллык закон нигезендә тыела.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!” дигән әйтемне күпләрнең ишеткәне бардыр. Үткәннәр арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы бар. Илебезгә, халкыбызга күп бәлаләр, кайгы-хәсрәт, авыр югалтулар китергән әлеге сугыш берәр гаиләне читләтеп үттеме икән?!
8140 райондашыбыз (бу сан эченә башка төбәкләрдән сугышка киткән якташларыбыз кертелмәгән дип беләм) фронтка китә. Аларның 5200дән артыгы hәлак була яки хәбәрсез югала. Күз алдына китерик: күпме гаилә – ятим, балалар – әтисез, күпме бала дөньяга килми кала... Ә тылда олысы-кечесе ачлытуклы хәлдә җиңү көнен якынайту өчен фидакарь хезмәт куя! Безнең ул елларны онытырга хакыбыз бармы?! 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яуланган Җиңүнең әhәмиятен аңламаска хакыбыз бармы?! Тынычлыкның кадерен белеп яшәргә нәрсә комачаулый?! Сугышчан hәм хезмәт даны мемориаль комплексы менә шушы сорауларга җавап бирә. Күңел күзе белән күреп, йөрәк аша үткәрергә генә кирәк!
Район җитәкчелеге, бүгенге кебек мемориаль комплексны төзеткәндә, аның тәрбия үзәге булуын да күздә тотты. Бөек Җиңүгә 60 ел тулган көндә ачылган сугышчан hәм хезмәт даны мемориаль комплексында сугышта hәлак булган яки хәбәрсез югалган, исән кайтып та инде арабыздан киткән райондашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелде. Аларның исемнәре туган яки яшәгән авыллары исеме астында мемориаль диварда урын алды. Сугыш, тыл ветераннары хөрмәтенә барельеф панорама куелды. Советлар Союзы геройлары, Дан орденнары кавалеры, Социалистик Хезмәт геройлары бюстлары да аларны искә алу, матур үрнәк символы буларак урнаштырылды. Әфганчылар мемориаль дивары да батыр мөслимлеләр турында сөйли.
Мемориаль комплекска 2002нче елның 9 маенда нигез салынды. Комплексның нәкъ үзәгендә урнаштырылган “Җиңүче солдат” hәйкәле, үзәк стела фундаменты астына киләчәк буыннарга мөслимлеләр мөрәҗәгате салынган капсула күмелде. Анда мондый юллар бар: “Фашист яулары белән көрәштә мөслимлеләр дә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, үз исемнәрен тарих битләренә алтын хәрефләр белән яздылар. Без аларның рухи ныклыгы, кыюлыгы hәм батырлыгы алдында хөрмәт белән баш иябез. Аларның исемнәрен хәтеребездә мәңге сакларга сүз бирәбез. Без бу мемориаль комплекска нигез салганда җир йөзендә сугышлар мәңгегә тынсын, күк йөзе hәрчак тыныч булсын иде дигән теләк белән йөрәк тибешләребезне дә салабыз. Киләчәк буыннар да бу тибешне гел ишетеп торсыннар, гыйбрәт алсыннар hәм тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде...”
Мөслимлеләр әлеге мөрәҗәгатькә тугры булып яши. Ел саен яз-көз мемориаль комплекс бик пөхтә итеп җыештырыла, исемлекләр, hәйкәл, диварлар тузаннан арындырыла, косметик ремонт үткәрелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан технологик таләпләргә туры китереп брусчатка кабаттан җәелде, мемориаль диварларның hәр кирпече фасад буявы белән яңартылды. Күпчелек эшләр өмәләрдә оешма-предприятие хезмәткәрләре көче белән башкарыла. Алар намуслары кушканча чиста, төгәл итеп, әйбәт булсын дип эшли. Гамәлләрендә, үз-үзләрен тотышында мемориаль комплекска җаваплылык hәм хөрмәт белән караулары, аны төзекләндерүгә хәләл көчләрен кертә алулары белән горурлык хисләре сизелеп тора. Төрле оешмалардан булуларына карамастан, бердәм тупланып, бер коллектив булып хезмәт куялар.
Хәрби хезмәт юлы үткән райондашларыбыз да патриотик хисләрен гамәлләре белән раслап тора. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, үзләре теләк белдереп, барлык буын чик сакчылары истәлегенә үз көчләре, хәләл акчалары хисабына бик күркәм hәйкәл куйдылар, үзләре үк аны карап тоталар. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр дә шундый ук күркәм эш башладылар, ул бүген дә дәвам итә.
Район үзәгендәге мәктәпләр, балалар бакчалары, яшелләндерү hәм төзекләндерү оешмасы, кыштан ук яран гөлләр үстереп, ел саен мемориаль комплекстагы түтәлләргә утырталар. Яшь парлар, якыннары белән килеп, мемориаль комплекска чәчәкләр салалар, хәрби хезмәткә алынучылар биредә баш иеп китәләр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә чәчәк китерүчеләр өзелми.
Ләкин бу гамәлләр барлык мөслимлеләргә дә хас түгел шул. Мемориаль диварларны төрлечә пычрату, мәңгелек ут мәйданчыгында велосипедта, самокатта йөрү (гәрчә анда чәчәк салу өчен генә менәргә мөмкин), мәңгелек ут янында тәртипсезләнүләр, hәйкәлләр, чәчәк түтәлләре өстеннән чабу, утыргычларны караңгырак, аулак урыннарга күчерү кебек күренешләр, көнбагыш чүбе, ашаган-эчкәннән калган төргәкләр, шешәләр ташлап калдыру алар өчен берни тормый. Төннәрен яктыртучы прожекторларны тибеп ватуның даимилегенә таң каласың. Вату өчен махсус кеше куелган диярсең. Җаваплы оешма яңа прожектор куя, ремонтлый, берничә көннән аларны кабат җимерәләр.
Мемориаль комплекс территориясендә булган кеше андагы тынычлыкка, андагы аерым бер мохиткә игътибар итми калмыйдыр. Шуңа күрә яшь аналарның тәгәрмәчле бишектә сабыйларын алып килүләре бик табигый. Моңа парк өлеше дә тулы мөмкинлек бирә. Дустың белән күрешү, сөйгәнең белән очрашу өчен бик кулай урын. Ләкин яшь аналарның кайберләре сабыйлары йоклаганда танышлары белән сыра чөмерә, зуррак балалары мемориаль комплексның түтәлләрендә, башка урыннарда чабып, уйнап йөри. Кичләрен яшьләр төркеме дә сыра эчүне шөгыль итә. Алардан калган шешә, чүп-чарны кемнеңдер җыештырып йөрүендә яшьләрнең эше юк.
Гаиләсен, ата-анасын хәләл көче белән тәэмин итү урынына, азгын нәфесен канәгатьләндереп, көпәкөндез, спиртлы эчемлек эчәргә дип, мемориаль комплекска кергән типсә тимер өзәрлек ир-егетләрне аклап буламы?! Илебез азатлыгы, тормышыбызның тынычлыгы өчен hәлак булган ата-бабаларыбыз рухын, аларның якты истәлеген пычратудан тайчанмаган бу “кешеләр” Аллаhы Тәгалә каршында ничек җавап тотарлар?!
Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану, хәтер урыннарын мәсхәрәләү, вандализм хәрәкәтләре закон нигезендә тыелган. Димәк, мондый гамәлләр өчен җәзасы да бар. Мемориаль комплекста тәртип бозу очракларын кисәтү, булган очракта, гаепле затларны җәзага тарту өчен кире кагып булмый торган дәлил бирүче видеокамера урнаштыруның зарури булуы белән дә укучылар килешер.
Бүген мемориаль комплекс тәүлек әйләнәсе видеокамералар сагына алынды. Бу чара Мөслимебезнең батыр уллары hәм кызлары, ата-бабаларыбыз рухына тап төшермичә, аларны хөрмәт белән искә алу, исемнәрен данлап яшәү, яшь буынны әхлаклы, рухи, сәламәт, үз иленең патриотлары итеп үстерүгә ярдәм итәр, дип ышанам.
Мөслимебез матур үзгәрешләре белән hәркайсыбызны сөендерә. Яшәү, хезмәт итү өчен иң кулай район үзәкләренең берсе ул. Ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен җәмәгать киңлекләре саны hәм сыйфаты буенча безнең районга кемнәр тиңләшә ала икән?! Ишегалды, балалар уен мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү корылмалары буенча да Мөслим районы республикада – иң югары дәрәҗәдә тәэмин ителгәннәр арасында. Булганның кадерен белеп, районыбызны үстерүгә үзебездән лаеклы өлеш кертеп, рухи яктан бай булып, тыныч күк йөзе астында иманлы, матур итеп яшәсәк иде!
Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе.
Фото "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев