Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Изге Раштуа гөрләде (Фоторепортаж)

Православие динен тотучы райондашларыбыз 6 гыйнвар төнендә Рус Шуган авылындагы чиркәүдә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылдылар, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр кабыздылар.

Бәйрәм бүген авыл мәдәният йортында дәвам итте. Олысы-кечесе көндезге 12 сәгатьтә Раштуа чыршысы янына җыйналды. Бәйрәмне ачкан Никита Атакай, православие дине тарафдарларын Раштуа белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Татарстан халыклары ассамблеясенең җирле вәкиллеге җитәкчесе, районның Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина да бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. 
Чиркәү, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырылган Рашута бәйрәмендә җыр-бию, уен-көлке тынып тормады. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, Кыш бабай күчтәнәчләре белән сыйланды. Балалар өчен махсус Раштуа күчтәнәчләре дә әзерләнгән иде. 2020 елда 300 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Рус Шуган авылы халкы елны әнә шулай күңелләргә яктылык һәм сафлык иңдерүче зур бәйрәм белән башлап җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев