Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юлларның сыйфаты өчен алар җавап бирә

16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Мөслимдә юллар елдан- ел яхшыра бара. Моңа җирлегебездә эшләп килүче юл оешмалары – “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы һәм районның “Мост” җәмгыяте егетләре зур өлеш кертә.

“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы карамагында 320 чакрым озынлыктагы юл исәпләнә. Аларны карап тоту – мастер егетләр, шоферлар карамагында.

– Быел “Сыйфатлы юллар” программасы кысаларында 1,8 километр юл аралыгында Әлмәт – Мөслим юлында юл ремонтланды. Михайловка авылы янындагы чаттан башлап Атлас авылына кадәр өлештә асфалт салынды, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев.

“Татавтодор” җәмгыяте тарафыннан Мөслим – Тат. Шуган юлында (Олы Чакмак юлында) “Автомобиль юлларына – капиталь ремонт” программасы нигезендә 5,9 километр асфальт түшәлде. Узган ел әлеге юлның беренче каты ремонтланган иде. Эш быел да дәвам итте. Мөслим – Актаныш юлының Яңа Усы участо- гында 4,7 километр озынлыкта асфальт салынды. “Юлларны карап тоту” программасы буенча Мөслим – Әлмәт юлында 500 метр юл аралыгына ике кат асфальт җәелде.

“Татавтодор” егетләре җәй дәвамында юл кырыйларын да чаба. Мөслим – Актаныш, Мөслим – Әлмәт, Мөслим – Яр Чаллы юнәлешләрендә юл билгеләрен дә яңарта, төзекләндерә һәм яңаларын да урнаштыра.

– Бүген эшчеләребез юл кырыйларындагы су улакларын чистарту, юл кырыйларындагы корыган агачларны чабу, каты көнкүреш калдыкларын җыю белән мәшгуль.
Бу эшкә тракторлар һәм кул көче кулланылучы моточалгылар җәлеп ителде. Егетләр кышкы чорга әзерлек тә алып бара. Кышкы чорда эшләячәк техниканың төзеклеге, әзерлеге тикшерелә. Кышын юлларга сибү өчен 3 мең тоннага якын 20 процентлы тозлы ком әзерләп куйдык. Кышкы чорда юлларда, гадәттәгечә, тәүлек дәвамында кизү торачакбыз. Кышка 15 данә техника әзерлек сызыгына куела, – ди Илнур Гәрәев.
Районның “Мост” җәмгыяте быел нигездә республика программалары буенча эшләде. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында Мөслим авылының Тукай урамында күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылды. Оешма егетләре асфальт салыначак юлның нигезен, җәяүлеләр юлын эшләде, машиналар кую урыны ясады. Яңарыш микрорайонындагы Беренче, Икенче, Өченче урамнарында һәм Мөслимнең әйләнеч юлында нигез өлешен дә алар ясады. Бүген алар Аэропорт микрорайонындагы юлларга гравий түши. Әлеге микрорайонда урам юлларына ком-гравий катнашмасы җәелә. Оешма карамагында унбишләп техника исәпләнә.

– Ел дәвамында эш күләме кимеми. Тугаш, Тойгелде, Баланлы авылларында һәм Мөслимнең кайбер урамнарында чокыр ремонты башкарылды. Иске Карамалыда мәктәпкә илтүче 300 метр юл өр-яңадан ясалды. Баек авылында 2,5 километрдан артык озынлыкта юлга ком-таш катнашмасы түшәлде, картлар йорты территориясенә машина кую урыны ясалды.
Җәмгысе 5 километрдан артык юлга гравий түшәлде, – ди “Мост” җәмгыяте җитәкчесе Фиргат Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев