Юл ялгышларны кичерми
Җәяүлеләр арасында да таләпләргә игътибар итмәүчеләр күп.
Татарстанда 2022нче елның сигез ае эчендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. Узган ел шушы чорда 2326 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, быел 2114 авария теркәлгән. Әмма юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 14 кешегә күбрәк – 199 кеше.
Мөслим районында ел башыннан сигез юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән һәм 16 кеше зыян күргән. Өч кешенең гомере өзелгән.
– Юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләре нигездә тизлекне дөрес сайламау белән бәйле. Зур тизлектә борылышка сыеша алмау очраклары булды. Тагын бер сәбәп – машина йөртүчеләр юл билгеләренә игътибар итми, – ди ЮХИДИнең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Автоэкспертлар фикеренчә, юл-транспорт фаҗигаләре нигездә өч сәбәп белән була: юл полотносындагы дефектлар, автомобильнең төзек булмавы һәм үз мөмкинлекләреңне артык югары бәяләү. Бүгенге икътисадый вәзгыятьтә автомобильгә чыгымнарны киметүчеләр (һәркемнең оригиналь запас частьләр алу мөмкинлеге юк) дә юк түгел, бу да һәлакәткә сәбәп булырга мөмкин. Мөмкинлекләрне артык югары бәяләү күпчелеккә хас проблема. Яшьләрнең, машинасын үкертеп, бар көченә автомобилен кууына игътибар иткәнегез бардыр. Кисәтү ясасаң да, шаяртуга боралар. “Минем реакция әйбәт”, – дип, мактанырга да күп сорамыйлар. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар аларны да уздыра. Бердән, алар үзләренең алкоголь куллануын танымый, икенчедән, барысын да булдырам, дип уйлый. Алкоголь кулланган хәлдә автомобиль йөрткән өчен сигез ай эчендә 65 райондашыбызга беркетмә төзелгән. Шуларның алтысы, машина йөртергә хокукы булмаган килеш спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә янәдән руль артына утырган. Барысының да эше судка җибәрелгән.
Әмма юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләрен машина йөртүчеләргә генә кайтарып калдырырга ярамый. Җәяүлеләр арасында да таләпләргә игътибар итмәүчеләр күп. Тротуарларны “санга сукмыйча”, машина юлыннан йөрүчеләр дә, юлны тиешсез урында чыгучылар да бар. Светофорның кызыл утына чыгучылар да юк түгел. Өлкәннәр шулай кылангач, балалар нишләсен?!
– Юл кагыйдәләрен бозган өчен ел башыннан 37 җәяүлегә беркетмә төзелде. Моннан тыш 16 яше тулмаган биш балага карточка тутырылды. 16-18 яшьлек 55 райондашыбызга да шул ук сәбәп белән беркетмәләр төзедек, – ди Айнур Хәйретдинов.
Барысы да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәүгә кайтып кала. Кагыйдәләрне һәркем төгәл үтәгәндә, юл билгеләренә игътибарлы булганда фаҗигаләр саны да кимер, гомерләр дә вакытсыз өзелмәс иде.
Фото -"Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев