Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иҗтимагый советның отчет-сайлау конференциясендә.ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген район Иҗтимагый советының отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, җирлекләрдәге җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Конференциядә Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов биш еллык эшчәнлеккә анализ ясады, районның социаль-икътисадый үсешендә Иҗтимагый советның һәм җәмәгать оешмаларының тоткан роленә бәя бирде. Доклад буенча фикер алышуда “Татмедиа” АҖ филиалы директоры Римма Афзалова, Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин, Крәшен милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Галина Романова, хезмәт ветераны Роза Низамова катнашты. Конференциядә чыгыш ясап, Рамил Муллин халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый советларга зур бурычлар йөкләнүен ассызыклады. Иҗтимагый совет эшчәнлегенә һәм район тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Соңыннан Иҗтимагый совет эшчәнлегендәге тырыш хезмәтләре, район халкы белән тыгыз элемтәдә булып, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Әхмәтова Рәмзия Гаян кызы, Софеева Рәзилә Дәүләтша кызы, Ногманова Әлфинур Фоат кызы, Низамова Роза Нәгыйм кызы, Йосыпова Гөлназ Моряк кызы, Мәгалимова Эльвира Дамир кызы Иҗтимагый советның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районның иҗтимагый тормышына зур өлеш керткәне өчен Иҗтимагый совет рәисе Йосыпов Моряк Шәйхрахман улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Аерым көн тәртибе буенча районның Иҗтимагый советның яңа составы сайланды. Район Иҗтимагый советы рәисе итеп – Рушат Җәүдәт улы Солтанов, аның урынбасары итеп Гәрәева Эльвира Илфат кызы сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев