Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Киңәшле эш таркалмас

Бүген Иҗтимагый советның район хакимиятендә узган киңәйтелгән утырышында әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча җентекле сөйләшү булды.

Узган ел ахырында районның Иҗтимагый совет каршында төзелгән эшче комиссия район үзәгендәге мәгариф, мәдәният учреждениеләрендәге, спорт оешмаларындагы түгәрәкләр эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү буенча рейд-тикшерүләр үткәргән иде. Бүген Иҗтимагый советның район хакимиятендә узган киңәйтелгән утырышында әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча җентекле сөйләшү булды. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов учреждениеләр каршындагы түгәрәкләр эшчәнлегенә тирән анализ ясады, уңай якларны һәм җитешсезлекләрне бәян итте. Кимчелекләрне бетерү, эшне тагын да нәтиҗәле итү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде. Соңыннан балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләренең фикерләре тыңланды, рейд-тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләрне бетерү максатында, Иҗтимагый совет биргән тәкъдимнәр нигезендә эшләү киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X