Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Исәнсеф авыл җирлегендә халык җыеннары узды

Районның җирле үзидарәләрендә план нигезендә авыл җыеннары оештырыла. Шундый очрашуларның чираттагысы Исәнсеф авыл җирлегенең Тат.Бүләр һәм Үрәзмәт авылларында узды.

Җыен район үзешчәннәре чыгышы белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов 2015 елның 7 аенда башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Җиде авылны берләштергән бу җирлектә 2 урта мәктәп, 4 балалар бакчасы, ФАПлар һәм башка социаль объектлар эшләп тора. Җирлектә халыкка яшәр өчен мөмкин кадәр шартлар тудырыла.

"Органик -Групп" җәмгыятенең "Урожай" бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Халиков игенчелек һәм терлекчелектә барган эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Районнан вәкил булып килгән район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов 13 сентябрьдә узачак сайлауларга тукталды. "Җитәкчелек халык белән бер булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була", дигән фикерне җиткерде.

Үрәзмәт авылында җирлек башлыгы Азат Газетдиновның чыгышы тыңланды. "Эшләнгән эшләр күп, ләкин әле хәл ителеп бетмәгән мәсъәләләр дә бар", диде ул үз чыгышында.

Район башлыгы Рамил Муллин Президент программасы нигезендә башкарылган эшләргә тукталды. Район үзәгендә ясалган юллар, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йортлар ишек алдындагы ял мәйданчыклары, Пушкин исемендәге ял паркы, 2 этап булып капиталь ремонт программасына кергән поликлиника бинасындагы төзекләндерү чаралары - башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Киләчәктә безнең максат - авылларны төзекләндерү, Үрәзмәт, Тат.Бүләр, Сәет авылларын асфальт юл белән тоташтыру, агрофирмаларны саклап калу, бизнеска юл ачу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев