Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Искелеккә чик куела

Районның төзеклеге һәм матурлыгы аның мәһабәт биналарыннан, ныклы корылмаларыннан күренә. Мөслимдәге күпкатлы йортлар ишегалдындагы ташландык кыяфәттәге сарайлар, иске гаражлар сүтелеп бетеп килүеннән халык хәбәрдардыр инде.

Бик күпләр аларның сүтелүенә ризасызлык белдереп, моң-зарын республика басмаларына да түгәргә ашыкты. Ә бит уйлап карасаң, кайчандыр дәүләт җиренә салынган сарайларга дәгъва белдерергә аларның бөтенләй хаклары юк. Приватизация үтмәгән корылмалар бернинди рөхсәтсез һәм план нигезендә салынмагач, аларның бүгенгәчә сафта булулары да гаҗәпләндерә. Эчкечеләр, угрылар өчен ышык урын булган ташландык сарайлар янгын куркынычсызлыгы ягыннан да аксый иде. Әти-әнисеннән качып тәмәке пыскытучы үсмерләрнең сүнеп бетмәгән бер тәмәке төпчеге әлеге корылмаларга терәлеп диярлек торган йортларны көлгә дә әйләндерергә мөмкин! Үсмерләрнең качып тәмәке тартуы аркасында Пушкин урамында - бер, Копператив урамында хәтта өч мәртәбә сарайларга ут капты. Иске корылмалар халыкның булган мал-мөлкәте белән (бер сарайда хәтта җиңел машина да булган!) янып күккә очты. Бу көннәрдә Кооператив, Вахитов, Тукай, Пушкин урамнары ишегалдындагы сүтелгән корылмалардан соң калган чүпләрне, төзелеш калдыкларын җыештырдылар. "Тугай" кибете артындагы иске сарайларны сүткәч, ишегалды иркенәеп, киңәеп калган. Сарайлары сүтелгәннәр ике төрле фикер җиткерде. Бер як: "Беренче вакытта каршы булсак та, хәзер барлыкка килгән буш урынга өйрәнеп киләбез. Бу урыннар киләчәктә файдалы максатларда кулланылыр, дип ышанабыз", - дип белдерсә, икенче як: "Ничә еллар саклап кулланган хуҗалык кирәк-яракларын хәзер кая куйыйк? Гаражларны, мунчаларны эттереп кенә алып киттеләр. Кош-корт та тотмагач, авыл хуҗалыгы районы бит без!" - дип зар елый. Бу урында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов сүзләрен китерәбез: "Вахитов урамындагы күпкатлы йорт ишегалдында тиздән инвестиция мәйданчыгы барлыкка килер дип ышандырабыз. Әлеге мәйданчыкта күпкатлы йорт, машина кую урыны, балалар мәйданчыгы булыр дип уйлыйбыз". Шушындый ук инвестиция мәйданчыгы Колхоз урамы, 20 а йорт янында да ясалачак. "Татфондбанк" артындагы мәйданда, Вахитов урамы, шулай ук Тукай урамындагы 56, 58, 60 нчы йортлар ишегалларында машина кую өчен стоянкалар ясалачак. Бүген биредә грейдер белән юлларны тигезләү эшләре бара. Пушкин урамында исә парк ясау һәм планлаштыру эшләре белән мәшгульләр. Бүген биредә җир эшләре бара. Паркны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан - 5 миллион сумнан артык, район бюджетыннан 2 миллионлап акча тотылачак. Моннан тыш, Мөслим урта мәктәбе ишегалдында мини-футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары ясалып килә. Шушындый ук спорт мәйданчыклары узган ел лицей ишегалдына да урнаштырылган иде. Бу елны монда балалар өчен уен мәйданчыгы да ясалачак.

"Искегә тисәң, исең китәр" дигән мәгълүм мәкальдәгечә искегә теше-тырнагы белән ябышкан өлкәннәр башкаланың Бауман урамына ошап калган Мөслим үзәген күреп аһ итә! Сокланмыйча мөмкин дә түгел! Яшеллеккә, гөл-чәчәккә күмелгән Мөслимебезнең йөзе көнннән-көн купшылана, матурая гына. Шушы матурлыкны ясар өчен башлангыч чорда халык ризасызлыгы белән очрашып та, куелган максатыннан кире тайпылмаган, шактый көч куеп, райондашларга яшәү һәм көнкүреш өчен уңайлыклар тудырган район башлыгы мөслимлеләрне тротуарлы да, парковкалы да итте. Балалар өчен ясалган уен мәйданчыклары, төнлә дә якты булып утырган Мөслимебез, машина кую урыннары һәм, ниһаять, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган мөслимлеләр район башлыгының тырышлыгы турында сөйли. Булганны күз карасыдай саклаганда гына, башка районнар да бездән үрнәк алып яшәр иде.

Найлә Мирсәетова: "Безнең сарай-гаражларны да сүттерделәр. Яшәгән йортыбыз бик иске булгач, аны экскаватор белән җимертеп, төяп алып киттеләр. Приватизация үтмәгән булса да, район хакимиятеннән торак белән ярдәм иттеләр. Урамда калмадык. Район үзәгендәге иске сарайларны сүттерү уңай күренеш, дип уйлыйм, чөнки алар районны бизәп тормый иде".

Мирзанур Гыйльфанов: "Без Банк урамындагы катлы йортта торабыз. Халык иске сарайларны сүткәнгә борчыла, аһ итә. Шәхсән үзем моны уңай күренеш дип бәялим. Башкача мөмкин дә түгел, искелеккә ябышып яту начар әйбер".

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев