Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Пай хуҗасы отыштамы? (“Август-Мөслим” агрофирмасы юристы Денис Сенников белән әңгәмә)

Пай җирләре авыл халкының иң авырткан урыныдыр инде ул. Еш кына җир милекчесенең арендага алган хуҗалыктан яисә инвестордан пай җирләре өчен түләү ала алмавын ишетергә туры килә. Кайберәүләр: “Түләсәләр дә, тиешле дәрәҗәдә түгел”, дип зарлана. “Август-Мөслим” агрофирмасы пайчыларыннан да шундыйрак сүзләр килеп иреште.

Пай җирләре авыл халкының иң авырткан урыныдыр инде ул. Еш кына җир милекчесенең арендага алган хуҗалыктан яисә инвестордан пай җирләре өчен түләү ала алмавын ишетергә туры килә. Кайберәүләр: “Түләсәләр дә, тиешле дәрәҗәдә түгел”, дип зарлана. “Август-Мөслим” агрофирмасы пайчыларыннан да шундыйрак сүзләр килеп иреште. “Арендага биргән җирләр өчен без салым да түләргә тиеш икән бит”, – дип шалтыратты бер райондашыбыз. Чынлыкта ничек соң? Пай җирләре өчен исәп-хисап кайчан ясалырга тиеш? Арендага бирелгән җирнең бер гектары ничә сум белән бәяләнә? Пайчы арендага бирелгән җире өчен салым түләргә тиешме? “Август-Мөслим” агрофирмасы юристы Денис Сенников белән әңгәмәбез шул хакта.

– Денис Алексеевич, сезнең агрофирмада пай җирләре белән эшләү ничек оештырылган?
– Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте быел ике мең пай хуҗасына җир участоклары өчен аренда түләвен бирде. “Август”та агропроектлар буенча баш юрист булып эшлим һәм Мөслимнең үзендә, Казахстан, Чувашия һәм Краснодар өлкәләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән кураторлык эшен алып барам. Әлеге тармакта, гомумән, ун еллык эш тәҗрибәм бар. 
Мөслим районында Крәш. Шуран, Вәрәшбаш, Үрәзмәт, Иске Карамалы, Рус Шуган, Исәнсеф, Симәк, Әмәкәй, Баек авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең пай җирләре белән эшлибез. Моннан тыш “Август-Мөслим” агрофирмасы бер мең гектардан артык муниципаль җирләрне дә арендага алды. Без җирләрне тулысынча эшкәртәбез, бөртекле һәм техник культуралар игәбез. Яңа техника сатып алдык, җир эшкәртү өчен заманча һәм куркынычсыз препаратлар кулланабыз. Ун еллык бизнес-план төзеп куйдык.
– Эшли башлаган чордан ук иганәчелек белән дә ныклап шөгыльләнә башладыгыз, дип беләбез.
– Район Сабантуен уздыру өчен 280 мең сум акча бирдек. Өлкәннәр көненә бүләкләр алу өчен 500 мең сум акча тотылды, барлыгы 1100 күчтәнәч пакетлары тараттык. Өлкәннәр бик канәгать калды. Күптән түгел генә районның ат спорты комплексына 10 тоннадан артык арпа һәм салам бирелде.
– Белүебезчә, кайбер кешеләргә пай җирләре өчен исәп-хисап ясалмаган, кемдер пай җирен арендага бирсәк тә, салым түләргә тиешбез, дип уйлый.
– Мөслимлеләрнең күбесенең пай килешүләре яңартылмаган, 2000 нче елларга кадәр бирелгәннәре дә бар. Бу кешеләрнең җир кишәрлегенә хокуклы булуы Росреестрда теркәлмәгән яисә үлгән туганнарыннан мирас итеп алынмаган. Милекне хокукый яктан рәсмиләштерү өчен геодезистлар ялларга кирәк түгел, Росреестрга барып та бу эшләрне башкарып була.
Пай җирләрен арендага бирүчеләр салым түләүдән азат. Җир пае хуҗасы үз кишәрлеген крестьян-фермер хуҗалыгына, инвесторга кыска яки озак вакытлы срокка авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен бирә ала. Безнең очракта да шулай. Ике арада килешү төзибез. Арендалаучы белән арендага бирүче арасында төзелгән килешүдә җир пае өчен түләү суммасы, аренда срогы һәм түләү шартлары күрсәтелә. Җир салымы бөтен кешегә дә килә. 2018 елда без 2017 ел өчен түлибез. Димәк, 2018 ел өчен җир салымы кешеләргә 2019 елда киләчәк. Без бу салымны, һичшиксез, түләячәкбез. Күпләр әле белмидер дә, “Август-Мөслим” җәмгыяте һәр пайчы өчен 3-НДФЛ салымын түләп баруны да өстенә алды. Ә бу салымны пайчылар үзләре түләргә бурычлы, югыйсә!
– Халыкка җир пае өчен нәрсә белән түлисез?
– Ашлык, фураж һәм салам белән түләп барабыз. Быел аренда түләве бер гектар өчен 30 кг ашлык, 30 кг арпа һәм пай өчен 9 центнер салам тәшкил итте. Чәчү әйләнешен өч елга алдан планлаштыргач, безгә җирләрне озак елга арендалау отышлы. Озак вакытка алганда межалау таләп ителә. Берничә елга килешү төзеп, пай җирләрен арендага биргән милекчеләр стабиль төстә аренда түләве алып барачак. 
– Пай җире өчен аренда килешүенә хокуклы өлкәннәр авыл җирендә аз түгел. Ләкин күпләренең мал-туары юк. Алар пай җире өчен бирелгән салам белән нәрсә эшли ала? Бу очракта нинди түләү системасы каралган?
– Киләсе елга андыйларга аренда түләвен акчалата бирү турында карар кабул иттек.
– Милекче, килешүдә каралган вакыт үтмәсә дә, арендага биргән җирен башка берәүгә сата аламы?
– Әйе, кайчан тели, шул вакытта сата ала. Әгәр килешүдәге таләпләр үтәлмәсә, пай милекчесе төзелгән килешүне вакытыннан алда өзәргә хокуклы.
– Пай җирләрен агрофирмаларга бирү нәрсәсе белән отышлы?
– “Август-Мөслим” агрофирмасы – районда эшләп килүче эре авыл хуҗалыгы формированиесе. Үз район кешесен кыерсытмый. Исәп-хисап бездә урып-җыю беткәч ясала. Бу – октябрь-декабрь айлары аралыгы. Киләчәктә чәчүлек җирләрен арттырырга һәм арендага тагын өстәмә җирләр алырга планлаштырабыз. Шуның өчен алдагы елларда аренда түләве белән сентябрь аенда ук кулларны чишәрбез, дип уйлыйбыз.
Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев