Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иминлекне бергәләп кайгыртыйк!

Район хакимияте бинасында хокук бозуларны кисәтү буенча штаттан тыш ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда сүз бәйрәм ялларында җирлегебездә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, мобиль элемтә һәм интернет-ресурслар аша мошенниклык очракларының күзәтелүе һәм ирекле халык дружиналарының эшчәнлеге турында барды.

Бәйрәмнәрне һәркем көтеп ала. Бу чорда төрле күңелсезлекләргә, бәла-казаларга тарымас өчен бүгеннән үк әзерлек эшләре алып бару сорала. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Вахитов әлеге мәсьәләләргә тукталып болай диде:

– 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр махсус режим кертеләчәк. Моннан тыш бәйрәм көннәрендә, массакүләм чаралар узучы урыннарда полиция хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары членнарының кизү торуы да оештырылачак. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә, район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләре территорияләрендә дә булачак. Бу чорда питардалар һәм төрле салютлар сатучы нокталарга янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелә, аңлату эшләре алып барыла. Гомумән, бәйрәм һәм аннан соңгы ял көннәрендә, райондашларыбызның иминлеген тәэмин итү өчен, тиешле чаралар күреләчәк. Шул ук вакытта мөслимлеләр дә уяу булыр, иминлекне бергәләп сакларбыз, дип ышанам.

Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният бүлекләре, мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчеләре, янгын сүндерү хезмәте вәкиле дә бәйрәм һәм ял көннәрендә төрле хокук бозуларны кисәтү һәм иминлекне саклау буенча күреләчәк чаралар белән таныштырды.

Район эчке эшләр бүлегенең оператив эшчәнлек бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Бәхтиев мобиль элемтә һәм интернет-ресурслар аша мошенниклык очракларының күзәтелүен билгеләп үтте:

– Мобиль элемтә һәм интернет ресурслар аша акча урлау иң җиңел ысулларның берсенә әйләнеп бара. Әлеге төр мошенниклык очраклары – иң киң таралган урлашуларның берсе. “Авито” һәм төрле курьерлар аша товар кайтартабыз дип, алдану очраклары да еш очрый. Банктан килгән сораштыруда катнашып, банк картасындагы акчасыннан колак каккан райондашларыбыз да бар. Шуңа күрә кәрәзле телефоннарыгызга килгән “смс” хәбәрләргә игътибарлы булыгыз. Бәйрәм чорында “Приз оттыгыз”, “Сез сораштыруда җиңдегез, акча күчерәбез” һәм башка шундый эчтәлектәге хәбәрләр аеруча күп килергә мөмкин. Райондашларыбыз уяу булсыннар, банк карталарының номерларын чит кешеләргә бирүдән саклансыннар!

Ирекле халык дружиналарының эшчәнлеге дә уңай бәяләнде утырышта. Чыгыш ясаучы Айрат Вахитов ирекле халык дружиналары төркемнәренең эшчәнлеген киләсе елда тагын да җанландыру һәм яхшырту юнәлешләрендә куелган бурычлар белән таныштырды. Районыбызның җәмәгать урынында тәртип саклауда актив катнашканнары, халык иминлеген тәэмин итү юнәлешендә куйган тырыш хезмәтләре, ирекле халык дружинасы хезмәткәре вазыйфаларына җаваплы караганнары өчен Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ләйсән Замалова, Филүзә Шәрипова һәм Эльмира Галиевага муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев