Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Илле ел көтелгән юл

Соңгы елларда Мөслимебездә кабат яңарды ул матур традиция – төзелеш сезоны керүгә нигез салынган объектлар ел төгәлләнүгә таба бер-бер артлы файдалануга тапшырыла башлый.

Узган бәйрәм алды көннәре хәтердә элеккеге удар бишьеллык чорларын яңартты. Ник дисәң ул вакытларда тарихи дата яки бәйрәмнәрне, ел төгәлләнүне зур бүләкләр белән каршы алу бар иде. Соңгы елларда Мөслимебездә кабат яңарды ул матур традиция – төзелеш сезоны керүгә нигез салынган объектлар ел төгәлләнүгә таба бер-бер артлы файдалануга тапшырыла башлый.

2 ноябрь көнне район тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырырлык зур тантана булды. Тат. Бүләр-Үрәзмәт юнәлешендә 10 километрдан артык юлда, Федераль программа нигезендә алып барылган реконструкция эшләре төгәлләнеп, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Төп трассадан тыш, Тат. Бүләр, Иске Сәет, Үрәзмәт авылларының үзәк урамнарына асфальт өслекле юл салынды. Актаныш-Мөслим юнәлешендә 4 км озынлыгындагы юл ясалды. Боларның барысы өчен 300 млн сумнан артык финанс чыгымы кулланылды.

Юлны ачу тантанасы Тат. Бүләр авылының үзәк урамында үтте. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, “Главтатдортранс”ның юлларны эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Равил Хәйруллин, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин катнашты. Район башлыгы халык арасында риваятькә әйләнгән бер вакыйганы хәтерендә яңартты:

– Район башлыгы вазыйфасына керешкән көздә “Джип” машинасында Яңа Сәет ягыннан Үрәзмәт аша Октябрь авылына киттем. Барып җитә торган түгел иде юл, кире борылдым. Шунда Үрәзмәткә кадәр ике җәяүлене утыртырга туры килде. “Глава күрсен иде бу юлларны”, – диде берсе. “Менә күрдем, ни эшләтә алам соң?” дигән сорау белән чикләндем ул вакытта. Хактан да юллар проблема иде. Халыктан моң-зар күп ишеттек. Республика җитәкчелегенә үтенеч белән мөрәҗәгать итүләрнең нәтиҗәсе – соңгы елларда авыларга кадәр асфальт юллар салабыз, урамнарга асфальт җәелә. Юл төзү-ремонтлау юнәлешендә генә дә районга ел саен берничә йөз млн сумлык инвестицияләр кертелә. Рәхмәт Россия һәм республика хөкүмәтенә.

Район башлыгы халыкны яхшы сыйфат белән салынган юллардан узганда шөкерана кылырга, аны төзүчеләргә рәхмәтле булырга һәм юлларны саклап тотарга чакырды.

– Бу юлны без 50 ел көттек. Язгы-көзге пычракларда җирлектәге авылларга кермәле түгел иде. Быел Тат. Бүләрне өр-яңадан сүтеп җыйдык. Авыл бу җәйдә әкияттәгедәй күзгә күренеп матурланды. Җитәкчеләрнең кайгыртуын, юлчыларның хезмәтен аңлап, бу уңайлыкларның кадерен белик, рәхәтен күрик, – диде Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Башлыкның “Авылны сүтеп җыйдылар”, дигән сүләренә ачыклык кертик: асфальт юл җәюдән тыш, бу җәйдә авылның су линияләренә ремонт үткәрелгән, интернет яңартылган, газ торбалары буялган. Бер түгел, мең кат шөкерана кылырлык.

– Асфальттан йөрүе генә рәхәт. Егетләрнең эшләгәнен карап гаҗәпләнеп тордык. Иң элек юлның сазын кырып алдылар. Аннар ничә кат кына комын-ташын, башкасын җәйделәр. Шулай да бер генә минутка да хәрәкәт туктап тормады. Юлчылар бик акыллы, итагатьле булды, – дип, рәхмәтләрен җиткерде Җәмилә Сәхбетдинова.

Әйе, рәхмәтле кебек авыл халкы. Ләкин моңарчы  башка бер җирдә күзәтелмәгән дәрәҗәдә башкарылган эшләргә шөкерана кылучылар, ничәмә-ничә елга бер булган тарихи вакыйганың шаһиты булырга теләүчеләр генә аз булып чыкты. Юл төзүчеләрне, автобус белән китерелгән Үрәзмәт һәм Мари Бүләр авыллары вәкилләрен исәпләмәгәндә, халык юк дәрәҗәсендә иде. Белмәгәннәр дисәң, урамнарга да, “Бүләр яңалыклары” сайтына да тантана булачагы турында хәбәр эленгән, югыйсә. Тантана барышы, анда яңгыраган дәртле җырлар, күрше-тирә авылларны да йокыдан уятырлык иде, билләһи. Әмма Тат. Бүләр халкы гына колакка каты булып чыктымы, аларда битарафлык чире көчле идеме – “уянучылар” санаулы гына иде.

Аңа карамастан бәйрәм үз югарылыгында үтте. Рәхмәт сүзләре дә, котлау-тәбрикләүләр дә күп булды. Юл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле хезмәт куйган бертөркем эшче Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Юл хуҗалыгы тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы һәм югары һөнәри осталыгы өчен юл мастеры Шәймиев Нияз Нәкыйф улы ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының рәхмәтенә; шофер Мирсәетов Мәксуть Мөнәвир улы ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Бульдозер машинисты Нәҗмиев Зөлфәрис Фоат улы, автогрейдер машинисты Сөләйманов Айрат Шәкүр улы, автокран машинисты Хәлилов Илһам Мисхәт улы, юлчы Сәхбиев Рамил Раеф улы, төягеч шоферы Шәрифуллин Расыйх Риф улына “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Электрик Керимов Мемет Садыйк улы – муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы; шоферлар Нуриев Равил Гомәр улы һәм Арсланов Дмитрий Васильевич, тракторчы Габдуллин Рәфил Рамил улы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Әхмәтҗанов Тәлгать Рифкать улы, юл мастеры Шәймиев Нияз Нәкыйф улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев