Мөслим-информ

Илебезнең туган көне

1990 елның нәкъ шушы көнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителә. 

12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көненең барлыкка килү тарихы, календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк, кызыклы. Әлеге көнне Россия Федерациясенең туган көне дип тә әйтергә мөмкин. 1990 елның нәкъ шушы көнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителә. 
Шул көннәрдән яшь дәүләт беренче адымнарын атлый башлый. Россия Федерациясе күпмилләтле дәүләт булып кала. Республика халкы – россиялеләр тигез хокукка, бертөрле мөмкинлекләргә һәм өстенлекләргә ия. 
1991нче елның 12 июнендә беренче тапкыр Россия Федерациясе президентын сайлаулар үтә. Бу зур тарихи вакыйга демократик дәүләт төзүгә мөһим адым була. 
1994 елда ил башлыгы дәүләтнең яңа бәйрәме – Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү көнен булдыру турындагы указга кул куйды. Шул чордан бу бәйрәм ял көне санала. 12 июньне озак вакытлар Бәйсезлек көне дип йөрттеләр. 1998 елда илнең беренче президенты Борис Ельцин тәкъдиме белән бу көн Россия көне дип атала башлады. Әмма бу хакта карар бары тик 2002 елда гына кабул ителде. 
12 июнь көнне тантаналы чаралар үтә, дәүләт премияләре, бүләкләре тапшырыла, массакүләм күңел ачу чаралары, бәйрәм концертлары уза. Урамнар, биналар дәүләт флаглары белән бизәлә, тавыш көчәйткечләрдән яңа Россия гимны яңгырый. Шәһәр урамнарында сәяси партияләрнең митинглар уздыруын да күрергә була. Кич белән кечкенә шәһәрләрдә һаваны фейерверклар яктырта, ә эре шәһәрләрдә салют аталар. 
Милли бердәмлек, илнең киләчәге өчен гомуми җаваплылык бәйрәмнең асылын тәшкил итә. 

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: