Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ил тоткасы – хатын-кыз

15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата 1995 елда Пекин шәһәрендә Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан уздырылган VI Халыкара хатын-кызлар конференциясендә барлыкка килә. Рәсми рәвештә аны беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үттеләр. Тарихы зур булмаса да, бик күп кешегә кагылышлы бәйрәм ул! Баксаң, бөтен дөньяда яшәүче хатын-кызларның дүрттән бер өлеше авылда яши икән! Бәйрәм авыл җирендә яшәгән гүзәл затларны берләштерә.
Ир-атлар “көчле җенес” саналса да, авыл шартларында хатын-кызларга гаиләдә төп рольне үз өсләренә алырга, хуҗалык эшләрен үз җилкәләрендә күтәреп, мөһим карарлар кабул итәргә туры килә.

“Хезмәт кешесенең кадере бар иде”

Елгабаш авылында яшәүче Равия Мулламөхәммәтова 38 ел фермада савымчы булып эшләгән. 70-80 елларда мәктәпне тәмамлаган бик күпләр кебек колхозда эшкә калган. Ике ел сыер сауганнан соң ферма мөдире итеп куйганнар үзен. Теләчедә, Арчада үткән яшь терлекчеләр слетында алган Мактау кәгазьләрен, 1978 елда санаулы кешеләргә генә бирелгән юллама белән “Дуслык” поездында Ленинград, Хатынь, Киев, Минск шәһәрләренә сәяхәт иткән вакытларын сагынып искә ала Равия апа. 1976
елда “Авыл утлары” газетасында басылган беренче фотосын кадерләп саклый ул. “Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар иде. Мәктәпкә дә, авылга артист килсә дә, бәйрәм үткәрәсе булса да колхоз ярдәм итте. Үзебез дә колхоз эшеннән кайтып керми идек. Сыер савып кайткач, гектарлап чөгендер эшкәртү, өмәләрне әйтәсе дә юк! Әмма беребез дә зарланмадык. Сәламәт чакта хезмәт белән көн итү – үзе шатлык бит ул!” – ди Равия апа.

“Парлы тормыш насыйп булсын!”

Колхоз күтәреп биргән йортны ире Әхнәф белән бергәләп җиткергәннәр. Алты почмаклы агач өйдә 40 ел яши гаилә. Парлы гомер итүләренә 43 ел булган! Бакчалары октябрь уртасында да алма, кура җиләге уңышы белән сөендерә, чәчәкләргә күмелеп утыра.
Мал тоталар: сыерлары, таналары, яшь бозаулары бар. Малларга ашату өчен күп итеп кабак үстергәннәр. Кош-кортлары көзлектә иркенлектә йөри. “Авыл тормышы рәхәт бит хәзер! Без бәләкәй чакта көянтә белән су ташый, утын ярып, мичкә яга идек. Хәзер шәһәрчә яшибез: өйгә су кергән, чыккан, газ өзлексез килә, керне машина юа. Бәдрәф тә өйдә. Рәхәттә яшибез! Пенсия килеп тора. Мал-туар асрарга да җайлы. Элек азыкны чалгы белән чабып, ат белән ташып әзерли идек. Хәзер бөтен эшне техника башкара. Дөньялар гына тыныч булсын! Балалар, оныклар дип көн күрәбез, алар ярдәмен тоеп яшибез, Аллаһка шөкер!” – ди Равия апа. Әхнәф абый белән ике кыз, бер егет үстергәннәр. Кызлары, тормыш корып, үз гаиләләре белән яши. Уллары – яннарында.

“Һәркем нәсел тарихын белергә тиеш!”

Әбисенең кызына бирнәгә дип әзерләгән ашъяулык- сөлгеләрен кадерләп саклый
Равия апа. Әнисенең эчке күлмәгенең челтәрләп бәйләгән очларына, кулдан сугылган кызыл башлы киндер тастымалга, ак алъяпкычның итәгенә нәфис җепләр белән чигелгән бизәкләргә сак кына кагылып, һәрберсе турында ярымпышылдап, сер бүлешкәндәй сөйли Равия апа: “1953 елны кияүгә чыккан әнкәебез, кызы туу белән бирнә сандыгы тутыра башлаган. Әнкәебез бу әйберләрне әрәм-шәрәм итмичә, “кызларыма мирас булыр” дип саклаган. Ашъяулыкка элек әнкәй ипи төрә иде. Мин кызларымның туенда чәкчәк төреп алып бардым. Мин дә аларны ике кызыма мирас итеп калдырам”. Оныклары, балалары өчен нәсел шәҗәрәсен дә барлап куйганнар. Аны “Данлы Дусай” исемле китапка керткәннәр.

– Һәркем үткәнен белергә тиеш. Гыйбрәт, сабак, үрнәк алыр өчен, тормышыбызны мәгънәле итү өчен без оныкларга үзебез белгәннәрне түкми- чәчми тапшырырга тиеш, – ди ул.
Равия апа авылның башка хатын-кызлары белән бергә дин сабаклары алырга мәчеткә йөри башлаган.
Намазга басканына сөенеп туя алмый ул. Оныкларының да, балаларының да гореф- гадәтләрне, йолаларны саклап яшәүләрен тели.

“Туганлык җепләренең ныклы булуы кирәк”

Равия апаның Тат.Бүләрдә яшәүче туганы Җәмилә апа беркайчан да керми китми икән. Без килгәндә дә Җәмилә апа белән тормыш иптәше Равия апаларда иде. Гөмбәдән кайтып килешләре икән. Бер чиләк гөмбәне Равия апага калдырып киттеләр. Равия апа аларга алма биреп җибәрде. Туганнарның аралашып яшәвенә ни җитә!

“Пешеренергә яратам”

Яулыгын килешле итеп бәйләгән үтә тыйнак бу ханымны районыбызда аш-су остасы буларак беләләр. Чәкчәк пешерергә әле дә чакыралар үзен. Авылда үтүче чаралар өчен бәлешне аңа пешертәләр икән. Бәлеш пешерүнең үз сере дә бар! (Әлеге серне газетабызның алдагы саннарында чишәрбез). Өстәле кош теле, чәкчәк, балан бәлеше, корт, бал, как, төрле кайнатмалардан сыгылып тора. Барысы да телне йотарлык тәмле! Өйдә пешкән ипекәйне сагынып кайталар икән оныклары. Икешәр-өчәр ипи пешереп җибәрә Равия апа балаларына. “Таба ипиенә чират”, – ди ул, елмаеп.

“Ял итә белергә дә кирәк!”

Буш вакытларында оекбашлар, урындык япмалары бәйли Равия апа. Элек җепне үзе эрләсә, хәзер кибетнекенә өстенлек бирә. Бакчада җиләк- җимеш үстерүне дә ялга саный ул. Кичләрен бергәләп китап укырга яраталар. Өч төрле газета алдыралар. Авылның мәдәни тормышында актив катнаша Равия апа. Төрле чараларны бергәләп әзерлиләр. Тиздән спектакль репетицияләре башланачак икән. 2014 елда төзелгән мәдәният йорты авыл хатын-кызлары өчен, җыелып, дөнья хәлләрен сөйләшү, хәл белешү, чәйләп, тәм-том әзерләү серләрен бүлешү урынына әверелгән. “Уңган хуҗабикә” түгәрәген оештырганнар. Бергәләп башмак, мунчала, чәчәкләр бәйләргә, чигәргә өйрәнгәннәр. “Ак калфак” оешмасы игълан иткән акциягә кушылып, оекбашлар бәйли башлаганнар.
Мәчетләргә, мәдәни чараларга җыелу, кулга-кул тотынып зур эшләр башкару халыкны берләштерә, бер-берсенә якынайта, дөрес юлдан тайпылмаска өйрәтә, дип саный авыл хатын-кызлары. Дөньялар – имин, балалар исән-сау булсын!

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев