Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ил белән бергә булырга кирәк!

21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде. 22 сентябрьдә районыбыздан дүрт кеше беренчеләрдән булып озатылды. Алар арасында ягулык станциясе җитәкчесе Айрат Шәймәрданов та бар.

Айрат Шәймәрданов хәрби хезмәт вакытында сержант званиесен ала, мотоукчылар бүлекчәсе командиры була. Хәрби хезмәттән соң, Читада узган хәрби җыенга чакырыла. Нәтиҗәдә – лейтенант, икенче җыеннан соң өлкән лейтенант званиесен ала. Бу егеткә взвод командиры вазыйфаларын йөкләү мөмкинлеген бирә. Хәрби җыеннар җәйге чорда уза. Авыл хуҗалыгында эшләү сәбәпле, Айрат Шәймәрданов җыеннарда башка катнаша алмый. 
Хәрби хезмәт вакытында присяга кабул иткәндә егетләрнең һәркайсы “армия авырлыкларын кыю һәм тәвәккәл узарга” тантаналы төстә ант итә. Айрат абый ул антны бүген дә хәтерли. “Һәр нәрсә чагыштырып караганда күренә. Тормышның кадерен белү өчен авырлыклар аша үтәргә кирәк, – ди ул һәм мобилизацияләнүчеләр арасында үрнәк алырлык акыллы, ватанпәрвәр егетләрнең күп булуына соклануын белдерә: “Чын патриотлар!” Айрат Шәймәрданов үзе дә – патриот! “Совет чорында тәрбияләнгән кешеләр без! Кушканнар икән – эшләргә кирәк! Дәүләт чакыргач, бардым, – ди ул. – Гаиләсен, туган җирен саклау – ир-атның бурычы бит ул!”
– Казанга килү белән обмундирование бирделәр. Җәйге һәм кышкы киемнәр алдык. Үлчәмнәр алып, противогаз, плащ-палаткалар да бирелә. Кирәкле бөтен әйбер бар! – ди Айрат абый. – Ашарга ризык җитәрлек. Беренче аш та, икенче аш та бирелә. Ипине, яшелчәләрне теләгән кадәр аласың. Шуның өстенә йомырка, сыр, чәй, компот, кефир – ризык күп! 
Айрат абыйны яше буенча мобилизациягә туры килмәве сәбәпле кире борганнар. “Мондый вакытта ил белән бергә булырга кирәк! Бердәмлекне күрсәтергә кирәк! Кемнең кем булуы илгә авырлык килгәндә беленә. Анда калган һәм хезмәткә чакырылучы егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын, аларны озатып калган якыннарына да егетләрне исән-сау каршы алырга язсын!” – ди Айрат Шәймәрданов.

Фото - А.Шәймәрдановның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев