Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иң югары күрсәткечләр - "Туган як" агрофирмасында (ФОТОЛАР)

Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыюга әзерлек буенча комиссия эшләде. Район буенча барлыгы 85 комбайн, шул кадәрле үк исәптә тагылма кораллар исәпләнә. Комиссияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техника белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов җитәкләде.

Комиссия хуҗалыкларны карап чыканнан соң, урып-җыюга яхшы әзерлек белән "Исламов", "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыкларының яхшы әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте. Ә иң югары әзерлек, гадәттәгечә "Туган як" агрофирмасында дип бәяләнде. Биредә конкурс членнары комбайннарның һәм ашлык эшкәртү техникасының инде бүген үк урып-җыю эшләренә әзер икәнен белдерде. Белгечләр фикеренчә быел урып-җыю эшләре августның беренче ункөнлегендә башланыр дип фаразлана, һәм август аеның ничек киләсе дә әле билгеле түгел. Шуңа күрә дә игенчеләр алдына, һәр минутның кадерен белеп, урып-җыю эшләрен кыска срокларда тәмамлау бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев