Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иң көчле команданы ачыкладылар

Метрәй, Әмәкәй, Вәрәшбаш, Рус Шуган җирлекләре командалары ХХIХ кышкы спартакиаданың финалына чыкты. 2 март көнне алар, иң көчлене ачыклау максаты белән, район үзәгендәге универсаль спорт залына җыелды.

Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар волейболы, шахмат-шашка, көрәш, армреслинг, бадминтон, аркан тарту, троеборье буенча ярышлар узды. Бассейн иң оста йөзүчеләрне кабул итте. Командаларның җанатарлары уеннарны кызыксынып күзәтеп, иптәшләренә көч һәм осталык бирердәй булып талпынып, җиңүгә дәртләндереп утырды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренчелек Метрәй авыл җирлеге командасына бирелде. Икенче урында – Әмәкәй авыл җирлеге. Вәрәшбаш һәм Рус Шуган авыл җирлекләре өченче-дүртенче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә медальләр, кубоклар һәм 30 мең, 25 мең, 20 мең һәм 15 мең сум  күләмендә сертификатлар тапшырылды. Суперфинал уеннары 9 март көнне универсаль спорт залында узачак, дип хәбәр итәләр бәйгене оештыручылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев