Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Һөнәри бәйрәмегез белән, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре!

Бүген ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын, санитарларны һәм экипаж йөртүчеләрен берләштерә. Алар чакыру килү белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен ашыгалар. Еш кына, нәкъ менә сезнең  опретив эшләвегез нәтиҗәсендә  кеше тормышы саклап калына.  Дистә еллар дәвамында үз һөнәренә тугры калып, гомерләрен кеше сәламәтлеге сагына багышлаган медицина ветераннарына аеруча рәхмәтләрне җиткерәсе килә.

 Өлкән коллегаларыннан һөнәри осталыкка өйрәнеп,  үз эшләренә тугры калачак яшь медицина хезмәткәрләренә уңышлар, көч һәм сабырлык телибез. Һәрвакыт үзегезгә ышанып,  кешеләргә ярдәм итү теләге белән янып яшәгез, авырулар сезнең хезмәтегезне бәяләсен. Эшегезне намус белән  үтәп, һәр коткарылган кекше гомере өчен  канәгатьлек хисе кичерергә язсын!

 Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телибе!

Фотолар – Мөслим үзәк хастаханәсеннән

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев