Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гаилә – таяну ноктасы

Бурыч – гаилә һәм никахның мөһимлеген аңларга өйрәтү.

2021нче елның 30 декабреннән, Россия Федерациясе халкы турында мәгълүмат булган бердәм федераль мәгълүмат регистры барлыкка килгәч, барлык хезмәтләр экстерриториаль принцип буенча эшли башлады. Ягьни гражданнарга яшәү урыны буенча кайда теркәлүләренә карамастан, теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә хезмәт алу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге хезмәтләр турында районның гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова белән сөйләштек.
– Язилә Шәрипҗановна, ГХАТ органнары гражданнарга нинди төр документлар бирә?
– Һәрбер гражданлык хәле – туу, үлү, никахны һәм аерылышуны теркәү, баланың әтисен билгеләү, уллыкка-кызлыкка алу, исем алыштыру ГХАТ органнары тарафыннан башкарыла. Мәсәлән, кеше мираска дәгъва итә һәм аңа туганлыкны расларга кирәк. Моны бары тик безнең ведомство документлары ярдәмендә генә эшләргә була. Алты ай эчендә Мөслим районында 279 гражданлык хәле актына дәүләт теркәве үткәрелде, төрле сораулар белән 1300гә якын кеше мөрәҗәгать итте.
–  Җирлегебездәге демография саннарына да тукталыйк әле.
– Ел башыннан районда 32 сабый – 20 малай һәм 12 кыз якты дөньяга аваз салды. Бу узган елның 6 айлык күрсәткеченнән 22 балага күбрәк. Ярты ел эчендә туган 32 баланың тугызы – әти-әниләренең беренче балалары, тугызы – икенче, 14 бала өченче һәм аннан соңгы бала булып дөньяга килде.
– Балаларга исем кушуга килгәндә, әти-әниләр нинди исемнәргә өстенлек бирә?
– Иң популяр исемнәргә килгәндә, берничә ел инде әти-әниләр улларына Әмир, Самир, Данир исемнәрен куша. Кызлар арасында берничә ел лидерлыкта барган Ясминә исеме быел төшеп калды, хәзер кызларга Әминә һәм Зарина исемнәре кушу популярлашты. Ир балаларга – Сәет, Солтан, Рәхим, кызларга Бану, Хәят кебек онытылып өлгергән матур татар исемнәрнең яңаруы куандыра. Тормышта төрле хәлләр һәм шартлар булырга мөмкин. Һәрвакытта да балалар никахта тумыйлар. 2022 елда дөньяга аваз салган 32 баланың дүртесе никахсыз туган. Ләкин күп кенә әтиләр баланы үзенеке итеп танырга һәм моны рәсмиләштерергә әзер. Бу яртыеллыкта 6 балага әтисен билгеләү акты теркәлде. Шулай ук ятимлеккә дучар ителгән балаларны үз канаты астына алучылар да бар. Быел бер балага уллыкка алыну бәхете елмайды.
– Язилә Шәрипҗановна, безнең җирлектә исемнәрен яисә фамилиясен алыштыручылар бармы?
– Гражданинның билгеле сәбәпләр аркасында фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртергә теләве очраклары да була. Закон буенча моны эшләргә мөмкин. Исемнең үзгәрүе ГХАТ органнарында мәҗбүри дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. 2022 елда алты кеше исем үзгәртүне теркәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте, шуларның бишесе – фамилия үзгәртү буенча.
– Соңгы елларда коронавирус авыруы бик күп райондашларыбызны арабыздан алып китте. Саннарга тукталсак, алар нәрсә сөйли?
– Мөслим районы буенча беренче яртыеллыкта 156 үлү очрагы теркәлды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 3 кешегә азрак югалту кичердек. Үлүчеләрнең 77се – ир-ат һәм 69ы – хатын-кыз. Күпчелек ир-ат – 80 яшьтән соң, хатын-кызлар 85тән соң якты дөнья белән хушлашкан. 55 яшькә дә җитә алмыйча 5 хатын-кызның, 60 яшькә дә җитмичә 22 ир-атның үлү очрагы теркәлгән. Калган саннарга тукталсак, 2022 елның беренче яртыеллыгында районыбызда 37 пар үз тиңнәре белән кавышты. 7 ир-егет һәм 10 хатын-кыз бәхетләрен тагын бер кат сынап карарга батырчылык итеп, кабат никахка кергән. Кабат никахка кергән 7 ир-атның барысы да аерылган, ә 10 хатын-кызның тугызы аерылган, берсе тол калган. Кызганычка каршы, аерылышу очраклары да кимеми. 2022 елның беренче яртыеллыгында аерылышу турында 41 акт теркәлде (шуларның 83 проценты – суд карары нигезендә).
– Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатында ел дәвамында төрле чаралар да үткәрәсез, дип беләбез.
–  Өлкән сыйныф укучылары белән гаилә нигезләре дәресләрен үткәргәндә яшь буында гаилә кыйммәтләренең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрәбез. Безнең бурыч – гаилә һәм никахның мөһимлеген аңларга өйрәтү. Менә инде ничә ел рәттән илебез халкы яшь, әмма бик яраткан бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм гаиләнең әхлакый һәм рухи нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Быелдан Россия Президенты указы нигезендә бу көн рәсми бәйрәм статусы алды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале җирлегебездәге хөрмәткә лаек, үрнәк гаиләләргә тапшырыла. Һәркем өчен гаиләсе – таяныр ноктасы. Һәрберебез өчен ул иң кадерле, җылы урын булсын иде.
Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев